«Соңгы көннәрдә билет сорап интектерделәр»: Айгөл Нәбиуллинаның юбилей кичәсе ничек узды
Концертны Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов энесе Руслан белән алып барды. Бертуганнар, ярыша-ярыша, аның эшчәнлеген тасвирлап, тамашачыларга тәкъдим иткәндә, «Миңа, сүз остасына сөйләргә бирмиләр!» — дип шаярып, Айгөл ханым үзенең дә алып баручы булуын искәртеп торды. Чара шигырь һәм җырлар, котлаулар белән үрелеп барды. Клара Булатованың «Сиңа кайтам» шигыре белән 17 яшьлек чагына кайтарды Айгөл Нәбиуллина. Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин «Тәгәри тормыш арбасы» җырын башкарды.
- Айгөл Нәбиуллинаның юбилей кичәсеннән фоторепортаж
Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин Мәдәниятне үстерүдә казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен юбилярны «Фидакяр хезмәте өчен» медале белән бүләкләде.
Татарстанның атказанган артисты Нурзадә «Дусларга», «Саклагыз булганнарын» җырлары белән иптәшен котлады. «Дуслыгыбыз чирек гасырдан артык. Шушы гомер эчендә нинди хәлләр генә булмады. Ә концерт алып барганда барлык таләпләргә дә туры килә торган кеше — Айгөл Нәбиуллина. Үзенең кадерле икәнен тоеп яшәргә язсын аңа», — диде җырчы.
Балачак хатирәләре белән дә бүлешеп, гаиләдәге 4 балага 1 велосипед алуларын искә төшерде юбиляр. Хәзер исә үзенең велосипеды булуына сөенеп, сәхнәдә йөреп күрсәтте. Айгөл ханымның спортка мөкиббән булуын раслап, экранда тимераякта шуган, тренажерларда шөгыльләнгән, гер күтәргән кадрлар чыгып торды.
Концертта шоу элементлары да булды. Велотриатлон остасы Сергей Бандеров алып баручыларны дулкынланырга мәҗбүр итеп, өсләреннән велосипедта сикерде. Хафизовлар белән «отжимание» дә ясады Айгөл ханым.
Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов «Туган көн», «Мизгелләр» җырларын бүләк итеп, «Бу әле паспортка язылган бер сан гына, алга таба да сөенеп эшләргә язсын», — дип теләде.
Ә Айгөл ханым балачак хатирәләрен дәвам итте: «Балачагымны искә төшергәндә иң якты уйларым, классташым Рәйханага барып тоташа. Агылый белән тагылый булдык. Тик гомере кыска булды, 23 яшендә арабыздан китте. Рәйхана Шәйхиеваның шигырь җыентыгын бастырып чыгардык. Әти, Рәйхана, беренче ирем Фәнис, бүгенге матур тормышым өчен сөенеп торасыздыр», — дип бүген фани дөньяда булмаган якыннарын искә алды, дустының җырлавын да яңгыратты.
Кичә Туфан Миңнуллинның «Хушыгыз» пьесасыннан Миләүшәнең хушлашу монологы белән дәвам итте.
Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева «Киткәннәргә дога кылыйк» дип җырлады. «Мин Айгөлне 30 елдан артык беләм. Әти (Татарстанның атказанган артисты Шамил Бариев (1950—1994) – Интертат) җыйган беренче актерлар курсының студенты иде. Кызганыч, алар бик аз гына укып калды, чөнки әти ул елны арабыздан китеп барды. Хәзер без «Кызлар-пати»да. Безнең матур традиция бар: һәр кызыбызны матур-матур чәчкәләр, тәм-томнар белән күмәбез», —дип төркем кызларын сәхнәгә чакырды.
Концерт Гөлүсә Шаһбан шигырьләре белән дәвам итте. Шагыйрә үзе дә сәхнәгә менеп, чәчәк бәйләме бүләк итте. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, Теләче якташлар җәмгыяте әгъзалары котлаганнан соң, «Ярмәк биюе» белән Казан бию ансамбле концертны ямьләндереп җибәрде.
Шамил Бариев, Ренат Әюповны остазлары дип атап, аларга рәхмәт белдерде Айгөл ханым. Сәхнәгә Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусина чыкты. Казанга чакыруы өчен Рөстәм абыйга рәхмәтле икән ул.
Кызы чыгыш ясаган «Взлет» бию мәктәбеннән соң сәхнәдә гаиләсе җыелды. Айгөл ханым тормышындагы иң мөһим хатын-кыз — әнисе чыгып, җыр бүләк итте.
Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне дә бу көннәрдә булуын истә тотып, «Дуска» шигырен укыды Айгөл ханым.
«Хәзер чараларны тозсыз юмор белән кешене көлдереп алып баралар»
Кичәнең озынлыгы 4 сәгать тирәсе булды. Шундый озын программаны әзерләү турында Айгөл Нәбиуллина белән әңгәмә корып алдым:
— 50 яшь бит инде, 30 елдан артык сәхнәдә. Күбрәк административ хезмәт булса да, иҗат параллель рәвештә барды. Үземнең сәхнәгә әзерләгән материалларымны халыкка күрсәтү өчен шигъри-әдәби кичә булсын дип тырыштым. Әзерлек көздән башланды. Күренәдер, чыгышларым яңа, электән кабатланып килгәне беренче бүлектә берәү генә. 50 яшькә җитеп, җырлар яза башладым бит әле, үзем көйләр, сүзләр язам. (Көлә). Гомер буе төп юнәлешем административ хезмәт булды. Ә «Мәйдан»нан киткәннән соң, ничектер иреккә чыктым. Иркен график барлыкка килде, иртәдән кичкә кадәр эшлисе юк, иҗат ягына күбрәк игътибар бирә башладым. Шуңа күрә аны тагын да үстерәсем килә.
— Бу юбилеегызны үткәрү белән тамашачыга нәрсә җиткерергә, кайсы ягыгызны ачарга теләдегез?
— Мине күбрәк административ хезмәт башкарган кеше, җитәкче кеше буларак беләләр. Үземне рекламалап, шундый-шундый әсәрләрем бар дип йөргәнем юк. Әллә ни чыгып йөргәнем юк бит. Конгресс юнәлеше буенча чыгам инде, ләкин гастроль турлары күп түгел. Үземнең иҗатымны күрсәтәсем, әдәби әсәрләрне алга сөрәсем килде. Хәзер чараларны тозсыз юмор белән кешене көлдереп алып баралар, сәнгать ягын шуның белән тутырып бетерделәр. Ә минем чын әдәби, мәгънәле, нурлы әсәрләрне халык кабул итә ала икәнен күрсәтәсем килде. Халык аңлый бит, аларны күбрәк җиткерергә генә кирәк.
Бөтенесен үзем эшләдем инде. Мин бит оештыручы да, режиссёр булып эшләгән, сценарийлар язган кеше. Башкаларга бик күп эшләдем, ниһаять, үземә дә эшләргә чират җитте. Сәхнә артын, бу кухняны бик яхшы беләм.
— Сайтта билетлар сатылып беткән иде. Бу көтелгән күренеш булдымы?
— Мин концерт та куйган кеше түгел, башта сатылмас, ничек итеп кеше җыярбыз дип шундый борчылдым. Ә бер ай кала тиз сатыла башлады. Соңгы көннәрдә билет сорап интектерделәр. Минем өчен бу — бик зур сөенеч.
Тормышымда зур роль уйнаганнарны сайлап чакырдым. Кайсы балачакта, кайсы яшьлегемдә, кайсы хәзерге көндә. Рәхмәт барысына да!
***
Кунакларның да хәлләрен белешеп, юбиляр белән ничек танышуларын сорадым.
Айгөл Бариева: «Коръән уку — минем иң зур хыялларымның берсе иде»
Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева:
— Мин Айгөл белән 30 елдан артык таныш. Ул Мәдәният институтындагы әтиемнең укучысы иде. Ул вакытта әти беренче театраль курсны ачты. Айгөл Нәбиуллина, Эдик Үтәгәновлар шунда укырга керде. Айгөл — иң яраткан укучыларының берсе булды. Бик тырыш, максатчан, бик төгәл кеше ул. Элек нинди сыйфатлары булса, бүгенге көндә дә шундый. Әти үлгәч тә, Айгөл белән Эдик үз әтиләрен югалткан кебек кайгырды. Зиратта елаулары әле дә күз алдымда тора. Алар һәрвакыт әтине искә алалар. Якташлар да әле без. Әнием Теләче районыннан. Соңгы 7 ел эчендә Айгөл белән тагын да якынайдык. Безнең «Кызлар-пати» дигән төркем бар, көн дә чатта аралашабыз. Матур традициябез дә бар: һәрберебезнең юбилеенда очрашабыз, махсус бүләк ясыйбыз, ул кешегә багышлап, аерым җыр яздырабыз. 50 яшь — иң төп юбилей бит. Бүген сәхнәгә котлап чыгарбыз. Айгөлгә мин сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иҗади уңышлар, озын хәерле гомер, гаилә, балалар бәхете телим, киләчәктә бәхетле дәү әни булырга язсын.
Нурзадә: «Талашсак, 5 минуттан онытабыз»
Татарстанның атказанган артисты Нурзадә:
— Без бик күптәннән таныш, бәлки 25 елдан артыктыр. Ул әле Арча мәдәният йортында эшли иде. Айгөл ут кебек, бал корты белән бер. Безне дә тонуста тота, бик тырыш, бик талантлы кеше. Ул беркайчан да ачу, үпкә сакламый. Мин дә шундыйрак, талашсак, 5 минуттан инде үпкәләшкәнебезне онытабыз. Мөгаен, шуңадыр дуслыгыбыз 25 ел дәвам итәдер. Көн саен булмаса да, 2-3 көн саен аралашып торабыз. Әлбәттә, мин аның тормышы турында да хәбәрдар. Авыр чаклары да булды. Ә бүген үзе яшь, үзе чибәр, үзе юбилеен үткәрә. Беркем дә аңа 50не бирмәс иде. Юбилейга барам дигәч, «Бу хатынга 50 яшьмени?» — дип яздылар. Аңа алдагы тормышында сәламәтлек телим, балаларыннан кадер-хөрмәт күреп, кирәклеген тоеп яшәсен. Ә мине бүген сәхнәдә күрерсез.
Рәсим Низамовтан «Каеннар арасында» җырының язылу тарихы
Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов:
— Айгөл белән якташлар без. 80нче еллар. Кечкенәдән матур итеп җырлый иде, «Кара, ничек матур җырлый», — дигәнем истә. Күрше авыл кызы икәнен белдем. Сәхнә тормышыбыз башлангач, «Кара, нишләп җырламыйсың син?»— дидем. «Юк инде, башка юлны сайладым, кемдер башка эшне эшләргә тиеш», — дип шаярган иде ул. Телевидениедә эшләгән чагында да аралаштык. Балачак дуслыгы иҗади дуслыкка бәйләнеп китте. Бүгенге көндә без Теләче якташлар җәмгыяте әгъзалары.
Рөстәм Насыйбуллин: «Мы вместе» җырым бүгенге көнгә туры килә»
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин:
— Айгөл апа белән ничек танышканны хәтерләмим дә инде. Эш буенча булмаса да, бер-беребезне якын күреп, хәл белешеп торабыз.
— Иҗади планнарыгыз белән таныштырып китсәгез иде. Сез патриотик рухтагы җырлар белән дә танылган. Җиңүнең 80 еллыгына яңасы чыгачакмы?
— Чаралар күп булачак, чыгышлар да күп булыр дип көтелә. Җырларым бик күп инде, яңасы, искесе юк. Кайберләрен яңартып та җырлыйбыз. Яңалары чыга әле, чыкканнары да бар. Рус телендә дә бар, «Мы вместе» дип атала, бүгенге көнгә дә туры килә. Казан шәһәре филармониясендә хезмәт куябыз, бу көннәрдә 5-6 көнлек сәфәргә чыгабыз. Ульян өлкәсе, Саратов, Ростов, Волгоград якларына барып, «Зәңгәр шәл» спектаклен куеп кайтырга исәп.
Рөстәм Закиров «Пошалым чаналары»на чакыра
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:
— 90нчы елларда ансамбльдә эшләгәндә Нөнәгәр кызы Эльмира Вәлиева бар иде, шуларның авылына концертка кайтканда Айгөл белән таныштык. Ул Арча районы мәдәният йортында методист булып эшләде. Берсендә Казан шәһәре Филармониясенә килеп карарга тәкъдим иттем. Шуннан бирле тыгыз аралашабыз. Айгөл юбилей концертына гаилә белән чакырды, бик теләп килдек.
— Филармония хезмәткәрләре арасында шундый җылы мөнәсәбәтләрме?
— Яши барган саен, ышанычлы дусларыңны табасың. Айгөл — шундыйларның берсе. Хатыным Люция белән дә бергә укыганнар, гаилә белән аралашабыз. Дуслык җепләребез нык дип әйтер идем.
Илфак Хафизов: «Мин басынкырак идем»
Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов:
— Мин Айгөл белән «Тәртип» радиосында ныклап таныштым. «Болгар» радиосында эшләгәндә белә идем инде. «Мәйдан»га мине баш мөхәррир итеп чакырдылар. «Айгөл урынына киләмме?» дидем әле. Бер ел эшләгәч, кире театрга кайттым. «Тәртип» радиосына чакырдылар. Анда килгән идем, Айгөл утыра. Аның урынына килгән булгач, ничектер үземне гаепле итеп тә хис итә идем. Аннан соң сөйләшеп киттек, 12 яшь аерма булса да, шундый тиз уртак тел таптык, җеннәребез туры килде. Ул тәне, җаны белән минем белән бер кебек, спорт белән шөгыльләнә, дөрес туклана, һәрбер җиргә җитешә, сценариен яза, шигырен сөйли. Ул бит нинди генә артистларга концертлар ясамаган. Аның шул тәҗрибәсен үземә дә кабул итәргә тырышам. Эфирда да бер-беребезне тулыландырабыз. Ул шундый рәхәт итеп сөйләп, тәҗрибәсе белән алып китә. Ул энергетикасы белән бөтен радионы тутыра, ә мин аны басып торам. Мин басынкырак идем. Сәхнә артында ул ут, бөтен кешене биетә, тикшереп тора. Минем театр мәктәбе бар бит инде, сәхнәгә чыгар алдыннан җыенам. Ә ул — сәхнә артында ут, вулкан, ә сәхнәгә чыга — бөтенләй башка кеше була. Талгын җил була ала, өзелгән яфрак булып моңланып та, шаярып та ала. Шул ягы белән бик үзенчәлекле. Концертны әзерләгәндә дә, ничек телисең, шулай, озын теләсәң, озын булсын дидем. Августта шалтыраткан, сентябрьгә сценарийны язып куйган иде, аннары репетицияләр башланды, биюләр куйдык, алып баруны карадык, әби-бабай сәхнәсен эшләдек. «Мәйдан» һәм театр тормышында иҗатларыбыз параллель барса, хәзер якынрак бара. Андый дустым булуына бик шатмын.