Идел аша күпердә авариягә очраган машинадагы яшьләрнең берсе комада, өчесе авыр хәлдә
Волгоград өлкәсендә Идел аша күпердә авария очраган егетләрнең берсе комада, өчесе авыр хәлдә. Бу турыда «Волгоград.Онлайн» хәбәр итте.
Юл һәлакәте Среднеахтубинский районында була. «Бии торган» күпердә җиңел машина йөртүче идарәсен югалта һәм юл кырыена бәрелә. Салондагы 4 егет имгәнә.
«Волгоград.Онлайн» чыганагы белешмәсе буенча, әлеге хәл 28 гыйнварда 00.18 сәгатьтә Бобры хуторына борылышта була.
Машина белән идарә итүче 22 яшьлек егетнең башы имгәнә, бот сөяге сына, 20 яшьлек пассажирның башы имгәнә, 21 яшьлек егетнең башы бәрелә – ул хәзер комада. 20 яшьлек тагын бер егетнең дә башы имгәнә, сөякләре сына, диелә хәбәрдә.
Әлеге авария турында Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. «22 яшьлек йөртүче (машина йөртү таныклыгы юк) тиешле тәртиптә теркәлмәгән «ВАЗ-2110» машинасында Идел елгасы аша күпердән барганда идарәсен югалта, юл кырыендагы коймага бәрелә. Машина йөртүче һәм 20-21 яшьлек пасажирлар хастаханәгә илтелде. Тикшерү бара», – диелә хәбәрдә.