Главные новости Волгограда
Волгоград
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Яңа ел алдыннан әнисе ташлап чыгып киткән 6 яшьлек малай ачлыктан үлгән

0

Мехико шәһәрендә 6 яшьлек малай ачлыктан үлгән. Аның әнисе – Россия кешесе. Хатынның акча белән проблемалары була, ул баласын берничә көнгә фатирда ялгызын калдырып чыгып китә. Баланың атасы да ярдәм итми. Бу турыда Волгоград.онлайн яза.

Ольга исемле бу хатын Яңа ел бәйрәме алдыннан Мехикодагы фатирда 6 яшьлек улын берничә көнгә ташлап калдыра. Үзе эшкә китә. Полиция хезмәткәрләре тапканда, бала ябыгып беткән, авыр хәлдә була. Табиблар аны коткара алмый. Хәзер әни кешене эзлиләр.

34 яшьлек Ольга баласын ялгызы үстерә. Малайның атасы ярдәм итми, яный. Хатын, аннан зарланып, социаль челтәрләрдә берничә тапкыр яза.

«Син миннән барысын да тартып алдың. Син миңа барысын да кайтарырга тиеш. Минем 2 көн ашаганым юк, улым иртән бер мескен тортилья ашады. Ашарга бетте. Син көләсең! Мин, чыннан да, бала шундый хәлдә булган өчен сиңа ничек оят булмавын аңламыйм», – дип яза бу хатын.

Декабрьдә ул баласына эчәргә, ашарга калдырмыйча, электр уты булмаган килеш, берничә көнгә чыгып китә. Ул Мехикода элемтә операторы булып эшләгән, дигән белешмә бар.