Главные новости Волгограда
Волгоград
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

«Гаиләдән аерылып киткәндә игезәк балалар беренче сыйныфка гына барырга җыеналар иде»

0

2022 елның 16 июлендә Россия Кораллы Көчләре белән хәрби килешү төзегән Виталий Яканаев турында «Хезмәт даны» газетасы яза.

«Мин – Княгор авылы егете. Шунда туып-үстем, Поч. Кучукта урта мәктәпне тәмамладым. Волгоград өлкәсендәге хәрби частьта армия хезмәте узганнан соң, Чаллы шәһәренә китеп урнаштым, эшләдем, яшәдем. Пар канатым Алсу белән танышып гаилә кордык. Бүгенге көндә Тукай районында торабыз, 3 бала тәрбияләп үстерәбез. Туган авылымда әти-әни яши. Мөмкинлек булганда, алар янына һәрчак кайтырга тырышабыз», – ди Виталий Анатольевич.

Виталий инде 2 елдан артык Татарстанның «Алга» батальонында хезмәт итә. Гаилә башлыгын килешү төзергә нәрсә этәрде икән?

«Махсус хәрби операция башлангач та, телевизордан гел яңалыкларны, безнең егетләрнең ничек итеп көрәшүләрен, күпме юл үтүләрен карап, анализлап бардым. Аларга ярдәм кирәклеген, рәхәт һәм матур тормышта яшәү өчен илебезне саклауның мөһимлеген дә бик яхшы аңлый идем. Шуның өчен берникадәр вакыт уйланып йөрдем дә, бу хакта беркемгә әйтмичә, заводтан ял алып, хәрби комиссариатка киттем. Йөрәгем кушканча килешү төзедем. Якыннарым минем карар турында барлык эшләрне төгәлләп, медицина комиссиясе узганнан соң гына белде. Әлбәттә, гаиләдән аерылып хезмәткә китү җиңел булмады. Ул чагында игезәк балалар 1нче сыйныфка гына барырга җыеналар иде. Әмма вакыт узган саен, хатыным да, балалар да хезмәтемнең мөһимлеген аңлады. Сабыр булганнары, миңа һәрчак теләктәшлек күрсәтеп торганнары өчен аларга чиксез рәхмәт», – ди ул.

Виталий Яканаевның хезмәттәшләре арасында якташлар да бар икән.

«Мин 1 ел элек каты гына яралану алдым. Аңарчы якын дустым, Иске Кенә-Юмья авылыннан Владимир Иванов белән гел бергә булдык. Ул икенче ротаның командиры буларак, һәрчак үзен бу вазыйфада лаеклы, чын ирләрчә тотты. Без кыр шартларында яшибез, алып килгән продуктлардан ашарга пешерәбез. Вакыт барган саен, һәрнәрсәгә күнегәсең. Анда бары – бергә, югы – уртак. «Исем»ле итеп җибәрелгән күчтәнәчләрнең һәммәсе синең үзеңә килеп ирешә. Позывноең язылган, туган як исе бөркелеп торган тартманы ачудан да рәхәте юк! Хәрби өчен иң татлы мизгелләрнең берсе нәкъ менә шулдыр. Ике арада элемтә гел булмый – анысы бераз читен. Хәрби бурычны үтәп ял итәргә чыккач, бар кеше тизрәк кулына телефон ала, үзенең исән-сау булуын якыннарына җиткерә. Андый вакытта: «Ярый әле телефон бар», – дип куясың. Юкса, билгесезлектә яшәү хәрбиләргә дә, аларны көтүчеләргә дә бик авыр булыр иде», – ди ул.

Хәрби күп еллар Яр Чаллы шәһәренең «ТЭМПО» заводында эшләгәч, позывное итеп тә оешма исемен ала. Күптән түгел хәрбигә IV дәрәҗә Георгий хачы тапшырыла. Әлеге зур бүләк аңа хәрби операцияне башкарган вакытта күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән. «Бер ел элек без каршы якның контрһөҗүмен туктатырга тиеш идек. Батальоныбыз аларга каршы күтәрелде. Хәрби бурычны уңышлы үтәп чыкканнан соң, бүләккә тәкъдим ителдек. Савыгып беткәч, кабат егетләргә кушылырга җыенам. Чөнки без анда кирәк», – ди ул.

Виталий Яканаевның тормыш иптәше Алсу – укытучы. Ул 15 ел мәктәптә эшли.

«Олы кызыбызга – 12, ә игезәкләргә – 9 яшь. Хәрби тормышы белән яши башлавыма да июль аенда 2 ел тулды. Беренче айларда бик авыр иде, хәзер әкренләп ияләнәбез. Ирем, 3 тапкыр яраланып, госпитальләрдә дәваланды. Бүгенге көндә дә тернәкләнү курслары үтә. Ул биредә булганда, күп кенә патриотик чараларга аның белән йөрим. Ә инде ирем хезмәттә вакытта күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен, миңа балалар, яраткан эшем булыша. Виталийның хәрби булуы белән горурланабыз, аны да, башка егетләрне дә Аллаһы Тәгалә саклап йөртә күрсен», – ди ул.