Главные новости Уфы
Уфа
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татар театрында язгы премьералар: «Шәп шоу»дан башлап «Отелло»га кадәр

0

Безнең театрлар гөрләп эшләп ята. Премьераларның ниндиләре генә юк – дөнья классикасы да, рус классикасы да, халык иҗаты да, үз классикларыбыз да, шул исәптән, әле дә иҗат итүчеләре дә.

2 март. Минзәлә театрында - «Сак-сок». Режиссер – Илнур Гарифуллин.

5 март. Тинчурин театрында - «Казан егетләре» (Мансур Гыйләҗев, Айгөл Газизова). Режиссер – Айдар Җаббаров.

6 март. Кариев театрында - «Шәп шоу» (Мансур Гыйләҗев). Режиссер – Ренат Әюпов.

12, 14, 15 март. Камал театрында - «Гашыйк Кәриб» (М.Ю.Лермонтов). Режиссёр – Сергей Землянский.

12 март. Буа театрында – «Капитанская дочка» (А.С.Пушкин). Режиссер – Николай Елесин.

13, 14, 15 март. Чаллы театрында – «Чыкты атым күләгәдән» балладасы (Артур Шәйдулла). Режиссер – Олег Кинҗәгулов.

27 март. Әтнә театрында «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы.

10, 11 12 апрель. Камал театрында – «Әлдермештән Әлмәндәр» (Туфан Миңнуллин). Режиссер – Илгиз Зәйниев.

10, 11 апрель. Түбән Кама театрында – «Балкыш». Режиссер – Анна Потапова.

10 апрель. Әлмәт театрында да премьера көтелә. Театрның баш режиссеры Сәрдәр Тагировский драматург Дина Сафина белән спектакль әзерли.

11, 12 апрель. Тинчурин театрында - «Әни килде» (Шәриф Хөсәенов). Режиссер – Айдар Җаббаров.

24, 25 апрель. «Әкият» курчак театрында - «Шүрәле». Режиссер - Илгиз Зәйниев.

27, 28 май. Тинчурин театрында - «Отелло» (В. Шекспир). Режиссер – Александр Крымов.

24 мартта Камал театрының Көнчыгыш залында Лилия Гыйбадуллина әсәрләре буенча шигъри-музыкаль кичә була. Режиссер − Нәфисә Исмәгыйлева.

30 мартта Камал театрының Көнчыгыш залында Рәдиф Гаташның юбилей кичәсе. «Мәхәббәткә мәдхия».

14-19 апрель. Камал театрында Уфа «Нур» театры гастрольләре:

14 апрель. Камал театрында Уфа «Нур» театрының «Тау» спектакле. Зур зал. (Илдар Юзеев). Режиссер – Айдар Җаббаров.

15 апрель. Зур зал. «Яшьлегең ишек шакыса» (Нурания Җамалиева).

16 апрель. Зур зал. «Киң урамнар тар иде» (Нәҗиб Асанбаев).

16 апрель. Универсаль зал. «Кар» (Василий Товстоногов).

17 апрель. Зур зал. «Туташ» (Айгөл Әхмәтгалиева).

18 апрель. Универсаль зал. «41-нең көзендә» (Рим Хәсәнов).

18 апрель. Зур зал. «Мәхәббәт элмәге» (Илгиз Зәйниев).

19 апрель. Зур зал. «Җәяүле Мәхмүт» (Мостай Кәрим).