Зәмирә Рәҗәпова: «Өчесеннән дүртенче гыйнварга чыккан төндә сират күперен кичтек...»
Алып баручы, җырчы Зәмирә Рәҗәповага һава торышы коточкыч начар булган төндә кышкы, бозлавык юллар буйлап Баулыга һәм Уфага барырга туры килгән. Артист юлдагы куркыныч хәлләрне үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә тасвирлый.
Бер тәүлек эчендә кышкы, тайгак, кар каплап бетергән, секундына 25 метр тизлектәге җил һәм буран котырган трасса буйлап 1400 чакрым ара уздык…
Казан – Баулы – Казан – Уфа! Төнге 01:00 дән 06:45 сәгатькә кадәр мин рульдә идем. Баулыга кайтышлый бик тә куркыныч ситуациягә тарыдык. Безне сул яктан бер кроссовер узмакчы булды һәм өстебезгә тонна кар ташлады. Көрт астында калдык, берни дә күренмәде. Безне узып киткән машинаның алга киткәнме, әллә инде кюветка чыгып киткәнме икәнен аңламадык. Безнең машина чалулый башлады.
Икенче куркыныч момент М-7 трассасында булды. Башкортстанга барабыз, мин рульдә. Янәшәмдә Камилә йоклый, ә арттагы машинада Макс белән Данил. Баулыда 5 сәгатьлек банкет үткәргәннән соң, минем йокым килә. Күзләрем йомыла, вакыт-вакыт туктап, битемне кар белән уам, тәрәзәләрне ачам, кычкырып җырлыйм. Берзаман миңа Макс кычкырта башлый, шул арада безне бер машина узмакчы була. Баксаң, әлеге машина мине узмакчы булганда, тая башлаган һәм чак кына минем машинаны да эләктермичә калган. Әмма, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, бәла безне читләтеп үтте. Ярый әле Максны йөрәк өянәге тотмады. Кайтып җиткәч, ул бу мизгелнең бик куркыныч булуы турында сөйләде.
Кыскача әйткәндә, өчесеннән дүртенче гыйнварга чыккан төндә без сират күперен кичтек. Әлхәмдүлиләһ, Уфага барып җитеп, «Туган тел» каналы өчен 3 программа яздыра алдык, концерт һәм банкет эшләдек!
Төнге, кышкы трасса – ул имтихан! Бик кирәк булмаса, андый ерак юлга чыкмавыгыз хәерлерәк. Барыгызга да имин юллар!» – дигән Зәмирә.
