Гомер буе трактор һәм машина йөрткән Мөнирә апа: «Комбайнчы яшь кызларны күреп шатланам»
Мөнирә апабыз турында «якташым» дип горурланып әйтәм. Чөнки Башкортстанның Кушнаренко белән Чакмагыш районнары терәлеп тора. Соклангыч шәхес, ир-атлар һөнәрен дә үз иткән, куәтле техникаларны да иярләгән Мөнирә апа Шәйбәкова белән «Интертат» укучыларын да таныштырып үтәргә булдым.
Мөнирә апа 40 еллап шофер һөнәре йөген тарта. Уйлап карасаң, үзе бер дәвер инде бу! Дәвере нинди бит әле аның, бер елы унга торырлык. Хатын-кыз булса да – Советлар Союзында шофер һөнәрен гомерлек эше итә, лаеклы ялда да тынгы белми ул.
«Районда да, республика күләмендә дә бердәнбер шофер хатын-кыз идем»
Менә сез бар гомерегезне авыл хуҗалыгы тармагына багышлагансыз, Мөнирә апа. Ялгышмасам, 20 яшьтән үк колхоз машиналарын йөрткәнсез.
Юк, ялгышмыйсың, туганкаем. Нәкъ шулай! Мин авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гаиләсендә үстем. Әтием Габдулла Шәйбәков – укытучы булып эшләгән. Сугыштан соң парторг, бригадир булып хезмәт куйган. Әнием Шәмсинакап – Кушнаренко районының «Большевик» колхозында эшләде. Дус-тату, ишле гаиләдә 9 бала үстек. Барыбыз да диярлек авыл хуҗалыгы өлкәсен сайладык. Апаларым – фермада сыер савучы булдылар, 2 абый – механизатор һөнәрен үз итте. Хәзерге көндә дүртебез исән-сау, барыбыз да лаеклы ялда.
Яшьтән үк авылдагы хуҗалык эшләрен үз итеп үстек. Мин төпчек бала түгел, миннән соң тагы бар апаебыз бар, ул төзүче булып китте. Мәктәпне тәмамлагач та авылда каласым килде, шоферлык курсларын сайларга булдым. Ничектер инде кызыксынып киттем. Колхозы рәисенә мине шоферлыкка укырга җибәрүне сорап кердем. Пешекче булу да уйда бар иде, күрше Чакмагышка барып укыйсы, ләкин комиссияне үтеп булмады. Колхоз рәисе мине юллама белән Уфага 4 айлык шоферлыкка укыту курсларына җибәрде. Барлыгы 35ләп ир-егет һәм бер мин кыз кеше идек. Март аенда укый башлаган идем, 1967 елның июнендә, таныклык алып, районга кайттым. Ул чорда районда да, республика күләмендә дә бердәнбер шофер хатын-кыз идем.
Ә шоферлыкка укырга киткәнче, машина руле артына утырып караганыгыз булдымы?
Юк. Без укыган вакытта командировка белән безнең якларга бик күп машиналар килгәне хәтеремдә. Шулардан әйберләрне бушатып та йөри идек.
Укып бетереп кайткач беренче тапкыр нинди машина йөрттегез? Ниләр ташыдыгыз колхозда?
Укып кайткач беренче утырган машинам «ГАЗ-51» булды. Аның белән колхоз сөтен ташыдым. Аннары «ГАЗ-53» машинасында ягулык ташып йөрдем. Безнең «Большевик» колхозында 5 бригада иде, аларны ягулык белән тәэмин иттем. Икмәген дә ташыдым кырлардан. Иң башта гел иске машиналарда эшләдем, соңыннан яңаларын бирә башладылар.
Иске машинаны күпме ямасаң да иске булып кала, ярый әле төбе төшеп калмаса...
Әйе, ул ватылып калулар баштан узган инде. Яңа мәктәбебез салынган чорлар, мәктәпләрдә ташкүмер ягу иде. Менә анда да «ГАЗ-51»дә күмер ташып йөрелде. Төнлә ватылып калулар, урман уртасында тәгәрмәч тишелүләр… Этләр уласа да, бүреләр улагандай ишетелә андый чакларда. Иске машина белән проблемалар күп булды.
Яңа машиналардан ниндиләрне бирделәр?
«ГАЗ-52» – өр-яңа иде. Аның белән күпчелек Уфа тирәсендә дә йөрелде, республика буйлап чыгып киткән вакытлар да булды. Кыш көне ферма тирәсендә машинада җилдердек. Урак барышында басуда су белән дежур торулар күп булды. Тәүлек әйләнәсенә урып-җыю бара, комбайннар иске, кызып янып китүләре дә ихтимал бит! Андый очраклар элек байтак була иде. Авыр булса да, туган авылны, туган җирне һәм колхозыбызны ташлап чыгып китү уе беркайчан да булмады.
«Трактор белән идарә итәргә өйрәнергә курсларга җибәрделәр»
Сез бит әле данлыклы тракторчы булып та танылгансыз, Мөнирә апа?
Әйе, Чакмагышка – трактор белән идарә итәргә өйрәнергә курсларга җибәрделәр, 5 ай белем алдым. Ул вакытта җитәкчелек тә алмашынган иде. «Шофер булып эшләп, бернинди «наградага» ирешә алмыйсың», – диделәр. Ләкин, шуңа карамастан, «Республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исемне миңа нәкъ машина йөртүче булып эшләгәндә бирделәр. Шофер булып эшләгәндә Өлкә партия комитеты да, ВЛКСМ да хөрмәтләп торды. Чакмагышта да тракторчылыкка тырышып укыдым, шуннан зур «К-701» тракторында имтихан тапшырдык. Аның газыннан аз гына аякны җибәрсәң – руле бик авыр, бора да алмыйсың…
- Мөнирә апа – искиткеч тыйнак шәхес, үзе хакында әллә ни сөйләргә дә яратмый. Ә шулай да Чакмагышта тракторчылар курсларында укып кайтканнан соң, ул җир сөрүчеләр бәйгесендә җиңеп, исемле «Т-150» тракторына утырган. Бу – 1981 елның җәендә булган, ә 1982 ел йомгаклары буенча районның иң алдынгы 10 тракторчысы исемлегенә кергән. Тагын 1 елдан Мөнирә Шәйбәкова инде, еллык норманы 161,3 процентка үтәп, Паша Ангелина исемендәге призга лаек була. Шуннан соң аның даны туган җиреннән еракта да тарала һәм ил күләмендә яңгырый башлый.
Сез Советлар Союзы чорында депутат та булгансыз, дип беләм.
Партиянең XXVII съездына делегат итеп сайландым, Мәскәүдә дә якташларның ихтыяҗын кайгыртып йөрергә тырыштым инде. Күпчелегебез гади авылда үскәннәр, эшчеләр идек. Министрлыкларга мөрәҗәгать итеп, ике «Т-150» тракторы, «Т-130» бульдозеры, «Нива» комбайны, такта яру корылмасы, «КСК-100» кукуруз уру комбайны, өч «МТЗ-80» тракторы, «Белорус»лар алуга ирешеп булды. Аннары 1986 елда районда КСКда төзелеп бетеп килә иде, күп әйберләр алып кайтылды. Съезддан кайткач та трактор штурвалын ташламадым, җирен дә сөрдем, саламын да әзерләдем.
«Әти-әниемнең борчылып торулары истә»
Менә шундый ихтирамга ирешкән Мөнирә ападан яңа гына эшли башлаган шофер кызга кайтыйк әле. Беренче эш көнегез хәтерегездәме?
Нишләп хәтерләмим, ди?! Машинаның кайсы ягына чыгарга да белмәгән чак ул! Бездә бит инде «гараж» дигән нәрсә юк, суыклар башланды. Кайтып туктадым да, радиатордан агызганмын да, блоктан суны агызып тормаганмын. Шул бер генә кран, диеп белгәнмендер инде, мөгаен. Җылы су салдым да, китми, үзем «нигә бу машинага бер генә бидрә су сыя икән» дип уйлыйм. Аннан кинәт кенә су агып китте, шуннан гына тагын бер кранны таптым…
Иң башта, эшләп кенә киткән мизгелләрдә, куркыта иде инде, миннән дә бигрәк әти-әниемнең борчылып торулары истә калган. Әти дә әле ул кадәр курыкмагандыр, үзенең дә күпчелек гомере колхозда үткәч. Инәкәй дерелдәп көтеп торгандыр мине кайтуымны. Ул Уфага керүләр, тормоз тотмыйча елгага төшеп китә язулар…
Трактор йөртә башлаган чаклар да истә: чөгендер тапшырырга барулар, бозлавык тауларны менүләр… Ул чакта прицеп бормаланмыйча гына менеп китүен дә күз уңында тоту кирәк бит.
Шофер, механизатор һәм тракторчылар арасында ир-егетләр күбрәк булгандыр. Алар белән эшләү кыен булмадымы?
Коллективтагы ир-атлар, абзыйлар бик әйбәт булды. Тауга менгәндә дә иң башта үзләре менеп, аннан мин менгәндә ярдәмләшкәннәре дә булды. Хәзергесе көнне генә бит ул бөтенесе дә шиплы тәгәрмәч белән йөри, ул элекке заманда бер шип куела иде инде, анысы да «оча». Аннан коллективта көнләшүчеләр дә булмады, моны күтәрәләр, дип. Бик рәхәт итеп аралашып эшләдек. Язмышыма рәхмәтлемен.
Фото: Сабантуйларда Мөнирә апа куәтле авыл хуҗалыгы, җир эшкәртү техникасы парадын карарга ел саен чыга.
«Яшь кызларның комбайнга утыруларын күреп шатланам»
Тормышыгызны авыл җиренә багышлаганга үкенмисезме?
Юк, бер дә үкенмим. Мин туган авылыма, үзебезнең районга кирәкле кеше булганмын. Кирәкле булмасам – чыгарып атарлар иде (көлә). Бөтенебез дә туган якта бәхетне таптык – үзебезне колхозга багышладык.
Мөгаен, сезнең шикелле тәҗрибәле һәм абруйлы авыл хуҗалыгы тармагы алдынгысына практикантларны еш биргәннәрдер?
Әйе, безнең Кушнаренкодагы СПТУда тракторчы һәм комбайнчы һөнәренә укыталар иде. Өерләре белән практикантлар кайтканнары истә. Әле күрсәләр дә: «Мөнирә апа, мин бит сезнең кул астында чыныгу алдым, эшкә өйрәттегез», – диеп кочаклап алалар.
Хәзер дә яшьләр күбрәк килсен иде. Аларны укытырга һәм өйрәтергә кирәк. Хәзер техника бик заманча, куәтле! Оҗмах шикелле! Без эшләгәндәге техника белән чагыштырсак – күк белән җир арасы! Менә бүгенге көндә дә мин күрәм: кайвакыт яп-яшь кызлар, комбайн руле артына утырып, туган як басуларын гизәләр. Чын күңелдән шатланам бу күренешкә. Авыл хуҗалыгы тагын да көчлерәк булса, яңадан-яңа эш урыннары булдырылса – авылларыбыз яшәячәк. Авыл яшәсә генә, шәһәр җиренең киләчәге якты булачак! Авыл хезмәтчәннәрен, аграр һәм терлекчелек белгечләрен әзерләү курсларын ачу кирәк.
«Авыл кешесе беркайчан да йоклап ятмаска тиеш»
Мин әйтәм җөмлә башын, сез дәвам итегез. Авыл кешесе беркайчан да...
...йоклап ятмаска тиеш, дип саныйм. Мине әткәйләр дә шулай өйрәтте, иртә таңнан машинаны кабыза идем. Чөнки иртәрәк кабызсаң, шулкадәр тизрәк эшләп китә. Ә соң чыксаң – техниканы кабыза алмыйча азаплану да көн кебек ачык. «Иртә барган – ит пешкән, соң барган – бит пешкән», – диләр.
Җанлы әңгәмә өчен рәхмәт яусын, Мөнирә апа!
Билгеләп китәргә кирәк: Мөнирә Габдулла кызы – үзешчән сәнгатьтә дә сыната торганнардан түгел. Яшь чагыннан ук смотрларда катнашкан, сәхнәне яраткан апа бүгенге көндә дә җыр белән тормыш юлы буйлап атлый. Әлеге көндә ул махсус хәрби операциядәге ватандашларга да саллы гына ярдәмнәр күрсәтә.
Күренекле каләм остасы Әнисә Таһирова ничәмә дистә ел элек Кушнаренко районының «Большевик» колхозы механизаторы, Хезмәт Даны ордены, Башкортстанда иң беренче Паша Ангелина исемендәге призга лаек булган һәм бик күп башка югары дәүләт бүләкләре иясе, Коммунистлар партиясенең XXVII съезды делегаты Мөнирә Шәйбәкова турында «Кормаш кызы» исемле күләмле поэмасын язган. Анна Ахматова, Борис Пастернак, Пушкин белән Лермонтовны тәрҗемә иткән шагыйрәнең Мөнирә апага игътибар итүе генә дә ни тора шул!
Фото: Басу патшабикәсе булган атказанган механизаторның үрнәк хезмәт юлына багышланган, «Таң кызы» дип аталган әдәби-публицистик җыентык.
Туган авылларыбызны үз һөнәренә, туган ягына тугры калган, авыл тормышын үз иткән уңганнар яшьнәтеп яшәтә. Туган якны сагынып җырлар җырлаучылар, купшы сүзләр сөйләүчеләр күп, ә менә аңа бар тормышын, фидакарь хезмәтен багышлаучылар сирәк. Мөнирә апа – нәкъ шундый намуслы, авыл җанлы затлардан.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Фотолар, рөхсәт белән, Мөнирә Шәйбәкованың шәхси архивыннан алынды.