«Язмыш аларны бергә һәлак булыр өчен очраштырган». Кияү белән кәләш авариядә үлгән
Оренбург өлкәсендә яңа өйләнешкән ир белән хатын аэропортка барышлый һәлак булган. Алар ширбәт аена җыенган. Фаҗига Абдулино авылы янында була. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Кияү белән кәләш ширбәт аен Төркиядә үткәрергә хыялланган. Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, 16 февральдә Уфа – Оренбург юлының 217нче километрында «Opel Astra» машинасы «Yutong» зур пассажир автобусына бәрелә. Җиңел машинада ир белән хатын була.
- «Өйләнештеләр дә Төркиягә ширбәт аена баралар иде». Ир белән хатын Уфа юлында һәлак, дип язган идек.
Бәрелешү бик каты була, җиңел машинаның алгы өлеше бик нык җимерелә. Аның эчендә кешеләр исән калуга өмет булмый диярлек. Кияү белән кәләш «ашыгыч ярдәм» килгәнче вафат була.
«Yutong» автобусы Уфа – Күмертау маршруты буенча бара. Салонда 10 пассажир була. Аларга зыян килми. Барысы да курку белән котыла.
Фаҗига булган көнне трассада буран котыра. Кайчакта күз күреме нульгә кадәр кала. Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә кайсыбер трассаларны да ябалар. Юлларда аварияләр күп була.
«Бу куркыныч көнне – 16 февральдә – ул икенче яртысы булган ире белән карлы трассадан үзенең яңа, бәхетле дип ышанган тормышына таба бара иде… Язмыш башкача хәл итте», – дип яза мәрхүмнәрнең якыннары социаль челтәрләрдә.
«Без яраткан Элата Орлова фаҗигале һәлак булды. Бу авыртуны аңлатыр өчен сүзләр җитми. Ләкин ул безнең йөрәкләрдә игелекле, ачык кеше булып калачак», – дип яза хезмәттәшләре.
Златага 50 яшь, иренә 60 яшь була. Алар бәхетләрен озак эзли, аннары тапкан кебек булалар, тик ул бик кыска була. Туганнары әле дә ышана алмый. Барысы да начар төш кенә дип уйларга тели.
«Бик кызганыч, алар бер-берсен ничә ел эзләде. Ниһаять, язмыш аларны очраштырды, бергә һәлак булыр өчен», – диләр социаль челтәрләрдә.
Мәрхүмнәрне 19 февральдә җирләгәннәр.
«Мин гел 18дә – калганы стаж», – дип язган булган Злата социаль челтәрләрдә.