Главные новости Уфы
Уфа
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28

Рамил Шәрапов та тамашачы өстенә сикергән, чиратта кем?

0

Юмор остасы Рамил Шәраповны Уфа тамашачысы җылы кабул иткән, хәтта күтәреп йөрткән. Бу хакта артист социаль челтәрдәге сәхифәсендә белдерә, шулай ук видео да тәкъдим иткән.

Видеода күренгәнчә, «Красопетка» җырын башкарганда, халык кыза, моны сизеп алган артист тамашачы өстенә «сикерә», шулай итеп, ир-атлар да, хатын-кызлар да артистны күтәреп, кулдан кулга йөртә.

«Уфа тамашачысы мине күтәреп кенә йөрде. 1 апрельдә концерт белән киләм, кабатлыйк әле», – дип язган ул, мондый игътибарга шат булуын белдереп.

«Артыкка китмәсен иде инде», «Менә ябык кеше булгач рәхәт» кебек комментарийлар белән күпсанлы смайликлар юллаганнар видеоны каручылар.

Элегрәк җырчылар Марат Яруллин, Илнат Фәрхуллин да тамашачы өстенә сикергән иде.

  • «Элвин Грейга лаеклы алмаш» – Марат Яруллин сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән
  • «Күбәләк очты» – Илнат Фәрхуллин сәхнәдән тамашачы өстенә сикергән