Главные новости Уфы
Уфа
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

«Әтисе һәркөнне янына килә»: ярты ай реанимациядә ятучы Чаллы хирургының хәле билгеле

0

Юл-транспорт һәлакәтенә эләккән Чаллы хирургы Максим Шишкин әле дә реанимациядә. Табиблар инде ярты ай аның гомерен саклап калырга тырыша.

Чаллыда танылган пластик хирург чаңгы базасына барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән иде. 43 яшьлек табиб машинада энесе белән барган, руль артында энесе булган. Трассада ул автомобиль белән идарәне югалта, һәм машина бордюрга бәрелә. Максим тәрәзәдән очып чыккан һәм фурага бәрелгән. Хастаханәгә аны авыр баш җәрәхәте белән китергәннәр, комада булган. Уфа табиблары аңа операция ясады, озак вакыт хәле авыр булып торды. Аннан соң хезмәттәшләре, кулларын һәм аякларын хәрәкәтләндерә башлаган, дип хәбәр итте.

Табибның хәле турында аның телеграм каналында хезмәттәше, медицина фәннәре кандидаты Динар Хәлиуллин хәбәр итеп тора. «Анализлары әйбәт, һәр көнне диярлек аның янына реабилитологлар килә, шөгыльләнәләр. Һәр көнне янына әтисе һәм тормыш иптәше килә. Без уңай динамика көтеп калабыз», – дип сөйли ул видеода. Бу видео 5 февральдә чыккан. Аннан соң инде аның плеврль дренажларын алганнар.

Кичә уңай динамика дип хәбәр иткән. Максим Шишкин үзе сулый. Аңына карата табиблар «оглушение» дип бәяләгән. Хезмәттәше: «Тизрәк савыгуын телибез», – дигән теләктә кала.