Главные новости Уфы
Уфа
Январь
2025

Реанимациядә авыр хәлдә яткан Чаллы хирургы белән нәрсә булганы билгеле

0

Уфа табибларының Чаллыда танылган пластик хирург Максим Шишкинның гомерен саклап калу өчен көрәшүе турында язган идек. Аның ничек хастаханәгә эләгүе билгеле.

  • Табиблар Чаллыда танылган пластик хирургның гомерен саклап калу өчен көрәшә

«Челнинские известия» язганча, 43 яшьлек Максим Шишкин энесе белән чаңгы базасына барганда юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Хәзерге вакытта хирург реанимациядә, ул операциядән соң, хәле шулай ук авыр әлегә.

Максим пассажир урынында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, иминлек каешын эләктермәгән булган. Трассада энесе автомобиль белән идарәне югалта, һәм машина бордюрга бәрелә. Максим тәрәзәдән очып чыккан һәм фурага бәрелгән. Хастаханәгә аны авыр баш җәрәхәте белән китергәннәр, комада булган.

Максим Шишкин Чаллыдагы шәхси дәвалау-диагностика үзәгендә пластик хирург булып эшли. Аның турындагы мәгълүматта күрсәтелгәнчә, ул – Россиянең пластик, реконструктив һәм эстетик хирурглар җәмгыяте әгъзасы. Медицина өлкәсендә эш стажы – 20 елдан артык. Ул абдоминопластика, липосакция, маммопластика, лифтинг һәм башка операцияләрне ясаган. Хирург эшләгән үзәктәге хезмәткәрләр аны дәвалаучы табиб белән элемтәгә кергән. Максимның хәле алга таба, ул кулларын һәм аякларын хәрәкәтләндерә башлаган, мөстәкыйль диярлек сулый, дигәннәр.

Максимның энесенең бу коточкыч һәлакәттә зыян күрмәве – могҗиза. Уфа хастаханәсенә ашыгыч рәвештә Максимның әтисе килеп җиткән. Александр Шишкин элек Чаллы хастаханәсендә табиб булып эшләгән, хәзерге вакытта ул – Яңа Чишмә район хастаханәсендә УЗИ табибы. «Челнинские известия» аның белән элемтәгә кереп караган, тик уңышсыз булган.