Главные новости Уфы
Уфа
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Табиблар Әнвәр Нургалиевны инфаркттан саклап калган

0

Әнвәр Нургалиевны «ашыгыч ярдәм» алып китүе турында язган идек. Хәзерге вакытта җырчы Уфа кардиология үзәгендә тикшеренүләр уза һәм коронарография ясатырга әзерләнә. (Коронарография – йөрәк мускуллары кан тамырларын диагностикалауның иң төгәл ысулы. Ул җирле наркоз астында эшләнә.)

Җырчы язылучылары белән бүген хәбәргә чыкты. Аңа операция ясаганнар.

«Үземне яхшы хис итәм, табиблар вакытында операция ясады, стенд куйдылар. Инфаркт «миңа каршы чыккан» булган, әмма мин өлгеррәк булып чыктым. Хәлләрем яхшы, табиблар яхшы. Артык борчылмыйм. Барысы да яхшы булачак», – дип сөйли ул.

«Баш авырту, йөрәк тирәсендә авырту, тын кысылу, йөрәк чәнчеп алу – бу организмның «ярдәм соравы». Минем белән андый хәл булмас дип уйлау – ахмаклык», – дип, җырчы виртуаль дусларын да кисәтә .