Главные новости Уфы
Уфа
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Коточкыч авариядә бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

0

Башкортстанның Бөре районында юл һәлакәтендә 1 кеше үлгән, 5 кеше, шул исәптән 3 бала, имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Авария Уфа – Яңавыл трассасында була. Уфада яшәүче 31 яшьлек ир-ат «Хундэй Соната» белән идарә итә, аннары юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Машина салонындагы 59 яшьлек ир-ат коткаручылар килеп җиткәнче үлә. 5 кеше – ир-ат, хатын-кыз, 13, 6 һәм 3 яшьлек өч бала имгәнә. Аларга коткаручылар беренче ярдәм күрсәтә, аннары хастаханәгә илтәләр.

Авария сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.