Главные новости Учалов
Учалы
Ноябрь
2025
1
2
3
4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Пычак белән яраланган». Арендага алынган фатирда нәни бала мәете тапканнар

0

Башкортстанда туган кыз бала мәетен Чиләбедә арендага алынган фатирда тапканнар. Бу турыда «Башинформ» яза.

Чиләбе өлкәсендә тикшерүчеләр кечкенә кыз баланы үтерү очрагын тикшерә. Кыз бала бирегә Башкортстаннан әнисе белән бергә килгән. Баланың мәетен арендага алынган фатирда тапканнар. Аны җыештыручы хатын күреп алган – ул фатирны чистартырга килгән һәм начар ис сизгән.

Чиләбе өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, бала гәүдәсендә пычак белән яраланган эзләр табылган.

«Беренче версияләр буенча, 43 яшьлек хатын-кыз баласы белән бергә фатир арендалаган. Квартирантлар күчеп киткәч, бала мәетен фатир хуҗасы диван эчендә тапкан. Хәзерге вакытта җинаять кылуда катнашы булырга мөмкин затларны табу өчен тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары үткәрелә, шулай ук суд-медицина экспертизасы билгеләнде», – дип ачыклык керттеләр төбәк криминалистлары.

Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, хатын-кыз маникюр остасы булып эшләгән һәм Чиләбегә Учалы шәһәреннән килгән. «Бала үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.