Главные новости Тулы
Тула
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Чор китә. Шәхесләр китә. Тулы бер буын китә»: Ринат Таҗетдиновны искә алалар

0

Кичә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат булды. Легендар артистны хезмәттәше, Камал театры артисты Фәнис Җиһанша искә ала.

«Әле кайчан тагын синең белән фотога төшәбез, бер истәлек булсын!» – дип, Ринат абый башларын күкрәгемә куеп фотога төшкән иде…

Фото: © Фәнис Җиһаншаның «ВКонтакте» аккаунтыннан

Инде бүген китеп тә барган... Истәлеккә менә шул сурәт һәм бик күп рольләре-эшләре калды. Рәхмәт, безгә үрнәк, яшьләргә терәк, тамашачыларыбызның яраткан артисты булганыгыз өчен! Иҗатыгыз хәтердә, исемегез догаларда, урыныгыз җәннәт түрләреннән булсын», – дип язган ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә.

Әлеге язма шактый комментарий да җыйган.

«Я Хода, китәләр дә китәләр, кая соң китәләр? Нигә соң шулай үзәкләрне өзеп ташлап китәләр? Ренат абый – бөек, көчле, сөйкемле кеше, талантлы актер иде. Аның Шәңкәле карт роле генә дә ни тора бит. Татар иленең кабатланмас бөек улы, үзеннән соң күпме якты эз калдырып китүче олуг шәхес. Күпме халыкның, тамашачының мәхәббәтен яулый алган татар улы. Ренат абый, хуш, бәхил бул, җәннәт түрләренең ишекләре ачык булып, авыр туфракларың җиңелләрдән булса иде, тыныч йокла, бөек зат. Якыннарына күркәм сабырлыклар бирсә иде Ходай Тәгалә!»;

«Бик авыр югалту. Урыны оҗмах түрләрендә булсын, якыннарына күркәм сабырлык бирсен Раббыбыз. Догадан калдырмыйк»;

«Бик тыйнак, акыллы кеше иде Ринат абый. Аның ягымлы тавышы шифа бирә иде. Урыны җәннәттә булсын, бер Аллаһым. Тыныч йокла, Ринат абый!»;

«Әй Аллам, шундый хөрмәтле, талантлы кешеләрнең безнең арадан китүләренә ышанасы да килми, урыны оҗмахта булсын, авыр туфрагы җинел булсын»;

«И-и Ходаем, нинди талантлы шәхесләребез китеп бара, урыннары җәннәттә булсын, Аллаһы Тәгаләм күркәм сабырлыклар бирсен»;

«Минем яратҡан артистым да матур, якты дөньяларны калдырып китәргә булган… Сәхнә остасы, көчле, сөйкөмле, талантлы шәхес, театрның легендар артисты, шулай да матур кеше… Аз гына булса да аралашырга насыйп булган иде. Җаны җәннәттә, караңгы гүрләре якты, урыны оҗмах түрләрендә булсын! Мәңгелеккә киткәннәргә дога кылыудан башка ни кала? Кызганыч. Калганнарга түзем, сабырлык бирсен Ходай Тәгалә!»;

«Камалның йөзек кашы иде Ренат абый!! Әле дә видеоязмалар бар! Халык күңелендә мәңге сакланачак шәхес!» – дип язалар.

Фото: © Фәнис Җиһаншаның «ВКонтакте» аккаунтыннан

Сәнгать белгече Гүзәл Фәйзрахманова да легендар актерны искә алган.

«Чор китә. Шәхесләр китә. Тулы бер буын китә.

Хәерлегә.

Халкыбызның талантлы баласы Ринат ага Таҗетдинов вафат.

Шушы бер фотосына карап кына да, 1990 еллар чорына кайтып төшәсең менә.

Казан урамнары. Камал тирәләре. Җиргә җиңелчә генә ак кар яткан. Мин училищега җәяүләп укырга барам...

Каршыма затлы, олпат Ринат абый килә. Өстендә – купшы, ыспай гына, кара төстәге пәлтә. Буен-сынын тагы да затлы итә иде аның бу драп пәлтәсе.

Их, менә шундый Еллар бар иде! Таҗетдинле, Шамилле, Марсельле Еллар! Аларга карап соклана идем мин! Әдәпнең Үрнәге иделәр шул Алар! Минем өчен! Барсы да!

Менә берәм-берәм китеп баралар...

Бик моңсу кич… Бик тә моңсу… Авыр хәбәр.

1.01.1938-16.10.2024

86 ел гомер», – дип язган ул.

Фото: © Гүзәл Фәйзрахманованың «ВКонтакте» аккаунтыннан