Главные новости Трёхгорного
Трёхгорный
Июнь
2024
1
2
3
4
5 6 7
8
9
10 11
12
13 14
15
16
17 18 19
20
21 22
23
24 25 26
27
28
29
30

«Каршыга йөк машинасы килеп чыкты». Әтисе белән әнисе үлгән, бала реанимациядә

0

Трехгорный шәһәрендә яшәүче гаилә Чиләбе өлкәсендә М5 трассасында авариягә очрый. Әтисе белән әнисе һәлак була, аларның нәни улы исән кала. Аны вертолет белән өлкә хастаханәсенә илткәннәр, ул реанимациядә ята. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 15 июньдә Саткы районында була. «МАН» йөк машинасы узарга рөхсәт ителә торган урында каршы як полосага чыга. Биредә ул каршыга килә торган «Mazda CX-5» машинасына бәрелә. Җиңел машинаның 39 яшьлек йөртүчесе, 39 яшьлек пассажир хатын һәлак була. 9 яшьлек бала җитди имгәнә.

«Авария вакытында җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры иминлек каешын эләктермәгән. Бала креслода һәм каешы эләктерелгән», – дигәннәр автоинспекциядә.

Шимбә көнне иртән Анна һәм Алексей 9 яшьлек улы белән Трехгорныйдан чыга. Алар ялларга Чиләбегә җыенган булгандыр, мөгаен. Ярты юлны узгач, каршыга «МАН» йөк машинасы килеп чыга, аның белән 58 яшьлек ир-ат идарә итә.

Җиңел машина юлдан чыгып китә, каплана. Анна белән Алексей урында ук үлә. 9 яшьлек малай балалар өчен махсус утыргычта була, ул исән, бик җитди имгәнгән. Аның баш сөякләре сынган, баш мие имгәнгән, үпкәләре бәрелгән, тәнендә гематомалар бар.

Баланы табиблар дәвалый, ата-анасының туганнары борчылып тора. Алар фаҗигагә ышана алмый.

«Анечка безнең иң яхшы кызыбыз, апабыз, сеңлебез, дустыбыз иде. Лешенька бик яхшы ул, абый, эне, дус иде. Алар бик яхшы ата-ана булды. Бу коточкыч көн барысын сызып ташлады. Куркыныч төш кебек», – дип яза туганнары.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара. 17 июньдә йөк машинасын йөртүче 58 яшьлек ир-атка чикләү чарасы билгеләгәннәр, сак астына алмаганнар. Аның умыртка баганасы имгәнгән, хастаханәдә ята.

Билгеле булганча, йөк машинасы йөртүче исерек тә түгел, рульдә йокыга да китми. Ул юлдагы чокырны урап узарга маташуын әйтә, диелә хәбәрдә.