«Кирәк бит, ә!»: Татарстанның кечкенә авылына «ялгыш» Филиппиннан кунаклар кайткан
Кичә Тәтеш районының Монастырское авылына көтмәгәндә генә Филиппиннан кунаклар кайтып төшкән. Алар башта Казанда булган. Интернеттан Монастырское авылын тапканнар. Анда монастырьлар бардыр дип, Казаннан такси белән китеп барганнар.
Авылда монастырьлар тапмасалар да, күңелсезләнмәгәннәр, чөнки авыл халкы аларны бик җылы кабул иткән. Монастырское авыл җирлеге башлыгы Андрей Васин һәм авыл халкы аларның күңелен күргән. Дөрес, башта бер авырлык барлыкка килгән: кунаклар бер рус сүзен белми, ә авыл халкы инглиз телен белми.
Ярдәмгә Тәтеш мәктәбеннән инглиз теле укытучысы Марина Микушева кайткан. Филиппин яшьләре дуслар булып чыккан. Алар Татарстанда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре белән кызыксына. Гореф-гадәтләр белән кызыксынулары аларны Тәтеш районына алып килгән.
Басманың «Вконтакте» челтәрендәге төркемендә кызык кына комментарийлар язып калдырганнар. Бу хәл күпләрнең күңелен күтәргән.
«Тимарин-Мамшовлар халыкара дәрәҗәгә чыга», «Җавап итеп, Филиппинга барасыгыз була», «Фильм төшерерлек! Филиппин кайда да, Монастырское кайда. Шундый кунаклар булыр, дип кем уйлаган инде. Бәхетләре: көчле суыклар түгел», «Кирәк бит, ә! Мондый әйбер төшкә дә керә алмый», – дип язганнар.
Авылда алрны Тимарин-Мамшовлар гаиләсе кунак иткән. Кунаклар рус халык костюмнарын да киеп караган, 1950нче елгы агач чанага утырып, тау шуганнар. Тәтеш музеенда да булганнар, дип яза, «Тетюшские зори».