Главные новости Сыктывкара
Сыктывкар
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30
31

Йөкле хатын бишенче каттан пәрдәгә тотынып төшкәндә егылган

0

Сыктывкарда йөкле хатын бишенче каттан пәрдәгә тотынып төшкәндә егылган. Ул дуслары белән эчәргә барырга тели, тик авырлы булгач, егете рөхсәт итми, дип яза bnkomi.ru сайты.

21 яшьлек хатын йөклелекнең алтынчы аенда була. Ул дус кызлары белән барда кәеф-сафа корырга тели, тик туачак баласының 24 яшьлек әтисе аны җибәрми. Егет анда алкоголь эчәселәрен белә, шуңа күрә хатынны фатирда бикләп куя.

Үз дигәненә ирешергә теләгән йөкле хатын өеннән чыгып китәр өчен каршылык күрми. Кичен ул пәрдәләрне бәйли һәм, шуларга тотынып бишенче каттан төшәргә була, тик егыла.

Хатын исән кала, әмма җитди имгәнә: баш сөяге зарарлана, оча һәм бот сөяге сына. Якынча фаразлар буенча, бала белән бар да тәртиптә.

Коми буенча эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, хатын авыр хәлдә. Баласы исән, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министрлыгы.