Бөгелмә кызы иң матур стюардессалар исемлегенә керергә мөмкин
Бөгелмә кызы Анастасия Быстрова иң матур стюардессалар исемлегенә керергә мөмкин. Ул абруйлы конкурсның ярымфиналына чыккан. Бу хакта «Бөгелмә авазы» сайтында хәбәр ителә.
2014 елдан бирле «Топ стюардесс» Халыкара матурлык конкурсы ел саен авиакомпанияләр арасында иң матур һәм профессиональ бортпроводникларны билгели. Барлыгы ярымфиналга җиңүгә 36 дәгъвачы үтте.
Конкурсның максаты — авиациягә кызыксынуны арттыру. Оештыручылар яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә игътибарын әлеге мавыктыргыч һәм мөһим өлкәгә җәлеп итәргә омтыла.
Анастасия Быстрова юкка гына стюардесса һөнәрен сайламаган, аның бабасының бабасы, бабасы һәм әтисе очучылар булган. Анастасия Казанда бортпроводниклар мәктәбен тәмамлаган һәм «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясендә эшли.