ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Марат Хөснуллин Курск өлкәсен торгыза башлау вакытын әйтте

0

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Курск өлкәсенең чик буе территориясен торгызу өчен кирәкле финанслау территорияне миналардан арындырганнан соң билгеләнәчәген әйтте. Бу хакта ул «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum XVI халыкара икътисади форумы кысаларында узган «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридоры сессиясендә журналистларга сөйләде.

«Хәзер торак пунктларга бәя бирелә. Вазгыять яхшырган саен, каршы якның кораллы көчләре Россия территориясеннән читкә этәреләчәк. Без анализны ясаячакбыз, миналардан арындыруны үткәрәчәкбез», – дип сөйләде ул.

Вице-премьер әйтүенчә, территориядә күп санлы миналар бар, бу эшне җитди төстә тоткарлап тора. «Шуннан соң гына төгәл сумманы билгеләрбез. Курск өлкәсе чик буен торгызуда кыенлыклар күрмибез, чөнки мондый тәҗрибә бар инде», - дип ачыклык кертте ул.

  • «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 майда уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.