ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россиядә хәләл продукция базарындагы проблемаларны атадылар

0

Россиядә хәләл продукция базарында намуссыз «уенчы»ларны ачыкларга кирәк. Моннан тыш, кулланучылар өчен бердәм реестр кирәк. Бу хакта бүген «ЦентрХалялНадзор» ҖЧҖ генераль директоры Рәмис Якупов «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»халыкара икътисади форумында Бөтенроссия Хәләл индустрия ассоциациясенең беренче утырышында белдерде.

«Хәләл шәхсән минем өчен - ул ышаныч. Базарда намуссыз «уенчы»ларны ачыклау яхшы булыр иде. Закон буенча алар эшләргә хокуклы. Әмма аларның хәләл өлкәсендә компетенциясе юк, алар элементар технологияләрне белми һәм кулланучыларны бутарга мөмкин. < ..> Бу продукция безнең хатыннарга, балаларга, әтиләргә, әниләргә эләгә. Без бу чылбыр өчен җаваплы», - диде ул.

Рәмис Якупов берничә проблеманы билгеләде. Алар арасында намуссыз сертификация органнары, кулланучылар өчен җитештерүчеләрнең бердәм реестры булмау, сертификацияләү оешмаларында эшләү өчен әзерлекле һәм компетентлы персонал җитмәү бар.

«Аудитор техник яки дини белемле генә булып калмыйча, халыкара стандартлардан файдалана белергә тиеш. < ...> Аудитор - сертификацияләү органының «күзләре», - дип билгеләп үтте форумда катнашучы.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 13-18 май көннәрендә уза. KazanForum Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2023 елдан вакыйга федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.