ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшен вакытында иминлек чаралары турында искәртте

0

Шимбә көнне Татарстанда яшенле яңгыр һәм секундына 17 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Бу уңайдан Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләр бирде.

Яшен вакытында урамга чыгуны чикләргә, биналарда булырга кирәк. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр башланса, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника төзек эшләмәскә мөмкин. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм яшенле яңгыр туктаганын көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч.

Машина йөртүчеләргә юлларда игътибарлы булырга кирәк.