Чаллыда корбан чалу өчен бер мәйданчык әзерлиләр
Быел Чаллыда корбан чалу өчен Сидоровка торак массивында – элекке ит комбинаты тирәсендә махсус мәйданчык әзерлиләр. Монда сарык һәм бәрән түшкәләрен эшкәртү буенча барлык хезмәтләр дә күрсәтеләчәк, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Мәйданчык өч көн эшли. Хәзер анда генераль җыештыру эшләре бара, дип хәбәр итә Әлфис хәзрәт Гайфуллин.
Ул мәйданчыкта автоном су чыганагы, намаз бүлмәсе, ветеринар табиблар өчен кабинет булачагын да әйтте.
Аның сүзләренчә, Чаллыга республика районнарыннан 2 – 2,5 мең баш хайван китерәчәкләр. Аларны Корбан гаете алдыннан китерәләр.
Искәртеп үтик, 2025 елда Корбан гаете 6 июньдә, җомга көнне билгеләп үтеләчәк. Әлеге указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.