ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда М7 юлында мангал өчен күмер капчыклары төягән фурага ут капкан

0

Татарстанда фура кузовында мангал өчен агач күмере яна башлый. Янгын М7 трассасының 817нче километрында булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кузовтан төтенне шаһитлар күреп ала һәм машина йөртүчегә хәбәр итә. Шуннан соң капчыкларны бушаталар.

Янгын сүндерүчеләр 7 квадрат метр мәйданда янгынны сүндерә. Зыян күрүчеләр юк.