Ташкентта беренче мәртәбә Үзәк Азия Сабан туе узачак
Ташкентта 25 майда, 10:00 сәгатьтә, беренче мәртәбә Үзәк Азия Сабан туе узачак. Бәйрәм Central Park паркында була.
Сабантуй театральләштерелгән тамаша белән ачылачак. Зур концерт программасы, спорт ярышлары һәм күргәзмәләр көтелә.
Көрәш, кул көрәше, гер күтәрү, әтәчле баганага менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә-чиләк асып йөгерү, аркан тарту, мендәр сугышы, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек ярышлар булачак.