Актаныш мәктәпләрендә хәрби-патриотик җыеннар башланды
Актанышта 8 сыйныф укучылары өчен өч көнлек хәрби-укыту җыеннары башланды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Хәрби-укыту җыеннары – укучыларны армиядә хезмәт итүгә әзерләү, яшь буынга Ватанны саклауның изге бурыч булуын аңлату һәм аңлау формалаштыру. Беренче көн тантаналы рәвештә Россия әләмен ачу һәм күтәрү, гимн башкарудан башланды.