ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов Малайзия премьер-министрына Тукай китабын бүләк итте

0

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһимга Казанга сәфәре вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукайның инглиз телендәге китабын бүләк итте. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең Телеграм-каналында хәбәр итте.

Миңнеханов чит ил кунагына татар әдәбияты классикасы белән танышырга тәкъдим итте.

Кичә Мәскәүдә, рәсми очрашулар вакытында, Әнвәр Ибраһим рус әдәбиятын яратуын һәм Чеховны укуын әйтте. Хәзер, әлеге бүләк ярдәмендә, ул татар шигърияте белән дә таныша алачак.

2021 елда, татар шагыйренең 135 еллыгы алдыннан, Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрендә #безтукайныукыйбыз акциясен башлады. Рәис блогерларга әлеге акциягә кушылып, Тукай шигырьләрен укып видеороликлар төшерергә тәкъдим итте. «Блогерлар, кушылыгыз, әйдәгез Тукайны укыйбыз!» – дип язган иде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге өндәмәгә блогерлар гына түгел, ә танылган актерлар Константин Хабенский һәм Сергей Безруков та кушылды. Шулай ук Леонид Якубович та Тукай шигырьләрен укыды.

Быел Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Тукайның 139 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. Ул татар җәмгыяте үсешенең һәр чорына хас бердәмлек нигезен вакыт агышы һич үзгәртә алмый торган изге төшенчә – Ватанга тугрылык тәшкил итә,- диде.