ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Айдар Хәйретдинов «Мәрҗани укулары» турында: Бу конференция дин белән фәнне тоташтыра

0

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Яхъя Абдуллин исемендәге дин тарихы һәм иҗтимагый фикер бүлеге мөдире Айдар Хәйретдинов Казанда «Шиһабетдин Мәрҗани укулары» X Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрүнең әһәмиятен әйтте.

«Бу конференция Мәскәү белән Казанны, дин белән фәнне тоташтыра», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә һәм конференцияне оештырган Россия мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәтен җиткерде.

«Мәрҗани әсәрләрен укыдым, Муса Бигиев белән аерым шөгыльләнәм, Каюм Насыйриның зур хезмәтләре бар. Аларның кайсы әсәрен алсаң да, ул үзе бер галәм. Ул галәмдә гизәр өчен махсус скафандр кирәк», – диде Айдар Хәйретдинов.

Ул да галимнәрнең хезмәтләрен тәрҗемә итәрдәй төпле белгечләр булмавын әйтте. «Бу әсәрләрне укырлык, аеңлаешлы телдә җиткерерлек белгечләр юк дәрәҗәдә, бу зур фаҗига. Буыннар чылбыры өзелгән. Яшь галимнәрне тәрбияләп үстерергә, буыннар чылбырын ялгар өчен күп көч кирәк», – дип белдерде.

Аның сүзләренчә, югары уку йортларында дөньяви белем алып, югары дәрәҗәдә телләр үзләштерсәләр дә, галимнәрнең ул китапларына тотынсалар, бернәрсә аңламаячаклар. «Үземнән чыгып әйтәм: Казанда 1915 елда чыккан бер кечкенә китап алдым кулыма, анда төрле акыллы фикерләр, тик гарәпчә бер сүзен аңламыйм. Бер таныш Мөхәммәт исемле гарәп кешесенә күрсәттем, ул ачып карады да, аңламады, «без бит мондый телдә сөйләшмибез хәзер» ди. Диния нәзарәтенең шушы эшне алып баруы, мирасны кайтаруы чын каһарманлык», – дип саный Айдар Хәйретдинов.

Ул конференциянең ике секциясе Тарих институтында узачагын әйтте. «Эчтәлекле ике секция үткәрәчәкбез: беренчесе хокукый аң һәм гражданлык хисләре турында, икенчесе мәгарифкә һәм дини мираска караган. Анда Казан, Татарстан галимнәре, Мәскәүдән килгән кунаклар катнашачак. Бу секцияләр - буыннар чылбырын ялгауның бер кечкенә адымы», – дип белдерде.

Айдар Хәйретдинов фикеренчә, конференция белән генә чикләнү дөрес түгел. «Бу теманы телевидениедә, матбугат битләрендә яктыртырга, мәктәпләрдә дә кертергә кирәк», – ди ул.