Табибны вәхшиләрчә кыйнаганнан соң Балтачта яшәүче берничә яшь кеше тоткарланган
Татарстанның Балтач районында юлда ярдәм итәргә тырышкан табибны агрессив яшьләр кыйнаган.
Ачыкланганча, 11 май кичендә ир-ат машинада барганда юл читенә ауган машинаны күреп ала. Ул авариядә зыян күргән кешеләргә ярдәм итәргә туктый, тик аның үзенә һөҗүм итәләр. Бу хакта зыян күргән табибның сеңлесе социаль челтәрләрдә сөйләгән. Аның сүзләренчә, аның абыйсын дүрт егет кыйнаган, аның башына пистолет терәп, үтерү белән янаганнар. Табибны кыйнаган мизгел аның автомобилендәге видеорегистраторга эләккән.
«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, табиб һәм егетләр башта талашкан, соңыннан сугыша башлаганнар.
31 яшьлек кыйналган табиб хастаханәгә үзе барган. Дәвалану узганнан соң судмедэкспертиза уздырылачак. Аның нәтиҗәләренә карап, нинди маддә буенча җинаять эше ачылачагы хәл ителәчәк. Зыян күргән табибны адвокат Руслан Нагиев яклый.
Хәзер полиция хезмәткәрләре конфликтта катнашкан дүрт кешене тоткарлаган. Аларга 18 – 21 яшь. Тикшерү уздыралар.