Кырык ел стажлы табиб: «Шәфкать туташын робот алмаштыра алмый, чөнки ул кызгана белми»
Надирә ханымга 60 яшь. Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны, республика бүләкләренә лаек, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Роман Баданов.
«Төнлә хастаханәдә эшләдем, ә көндез укырга медицина училищесына йөрдем»
Тумышы белән Арча районы Ашабаш авылыннан. Башта авылның сигезьеллык мәктәбен тәмамлый, аннары Арча урта мәктәбендә белем ала. Мәктәпне бетергәч, 1982 елда РКБга санитарка булып эшкә урнаша. Ул чакта әле ул Университет урамында иске клиника була.
Бу вакытта Казанның көньяк читендә хастаханәнең яңа бинасы салынган, стационар, операция, туклану блоклары белән төп корпус сафка бастырылган. Реаниматология белән Татарстанның атказанган табибы Сергей Михеев җитәкчелек иткән. Надирә Вакыйф кызы шәфкать туташлары исемлегендә беренчеләрдән булган.
«Медицинага бару – балачак хыялым, минем шәхси карар. Әти-әниләрем сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләмәде: әти – колхозда бригадир, әни – сыер савучы. Гаиләдә мин берүзем табиб», – дип уртаклашты Надирә Габдрахманова.
80 нче елларда яшь Надирә төнлә хастаханәдә эшли, ә көндез укырга медицина училищесына йөргән. Параличланган әтисен карарга да вакыт тапкан.
Надирә Габдрахманова реанимациядә кече шәфкать туташы булып эшләгән, 1999 елда Республика хастаханәсенең кан күчерү бүлегендә өлкән шәфкать туташы итеп куялар. 2000 елда РКБ пансионаты каршында кан күчерү өчен яңа бина ачылышында катнашкан. 2003 елда реаниматологиягә кайткан.
«Аннан соң мин сигез ел барокамера кабинетында эшләдем. Бу процедура вакытында пациентны капсулага салалар, ул анда югары басым астында чиста кислород сулый, шуның нәтиҗәсендә яралар тиз төзәлә. Шәфкать туташлары дәвалау сеансы алдыннан авыруны тулысынча юалар, процессны контрольдә тотып, беркая китмиләр. Ваемсызлык куркыныч нәтиҗәләргә китерә ала. Санкт-Петербургтан коллегалар кешенең барокамерада янып үлгәне турында бер вакыйга сөйләгән иде. Бу хәл камерага эләккән бер ят предмет аркасында килеп чыккан. Бәхеткә, РКБда андый очраклар булганы юк. Мин эшкә җаваплы карадым һәм бар нәрсәне кат-кат тикшерә идем», – дип сөйли шәфкать туташы.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«43 ел эчендә медицинаны ташлауны уйлап та караганым булмады»
Хәзер Надирә Вакыйф кызы тәүлек буе эшли: иртәнге 8дән киләсе иртәнге 8гә кадәр. 13 ел инсультлы авырулар белән эшли. Бу пациентлар авыр хәлдә булганлыктан, аларны һәрвакыт күзәтеп тору кирәк. Шәфкать туташы инсульт кичергән авыруны ашата, борып сала, сәгать саен температурасын һәм кан басымын үлчи.
«Эшем ошый, процедураларны яратып башкарам, авырулар белән сөйләшәм. Бернинди авырлык тоймыйм. Бигрәк тә, табиблар командасы берәр кешенең гомерен саклап калганда, күңелгә рәхәт. Көн саен диярлек шундый очраклар була. Без интубация үткәрәбез: сулыш алсын өчен, бугазга торба кертәбез, йөрәк-үпкә реанимациясен үткәрәбез, адреналин, атропин кертәбез. Кешеләр исән кала, яшәвен дәвам итә, ә мин шуңа куанам», - дип уртаклаша Надирә Габдрахманова.
Әңгәмәдәш үз эшеннән беренче эмоцияләрен дә искә төшерде. Әле РКБга урнашкан вакытлары гына, хастаханәгә өлкән яшьтәге бер пациентны салганнар. Яшь Надирә аның караваты янында җыештырып йөргән. Шунда кулы санитарканың аркасына төшкән. Ул чакта куркудан катып калганын хәзер инде көлеп искә ала. Пациентның аңын югалткан мизгел булгандыр ул, ди. Икенче көнгә ул авыру инде тернәкләнә башлаган.
«Кызганыч, авыр очраклар да була, барлык пациентны да коткарып калып булмый, моны кабул итү авыр. Әгәр озак ятса, ул пациентларга инде ияләшәсең. Бигрәк тә, яшьләр кызганыч. Миндә табибларда булырга тиешле салкын канлылык юк. Кайчак шунда коридорда туганнар белән бергә елашып, бер-беребезне юатабыз», - дип бүлеште табиб.
Медицина өлкәсеннән китү уе башына да кереп карамаган Надирә Габдрахманованың. Бервакыт РКБдан гына китәргә уйлаган булган. Анысы да балалары мәктәптә төрле сменаларда укыгач, аларга җитәрлек игътибар бирә алмаганга гына. Бәхеткә, Надирәнең үзенең дә, иренең дә эш урынында җитәкчелекләре графикларын балаларны карарлык итеп төзегәннәр.
«Эштән киткән очракта мин авыл фельдшеры булырга уйлаган идем - син гел өйдә, кешеләр ярдәм кирәк булса, мөрәҗәгать итә. Ләкин ничек кенә авыр булмасын, үз юлымнан китмәдем. Хәтта 90нчы елларда, хезмәт хакы түбән булса да, яраткан эштән китәргә теләмәдем», – дип хатирәләрен яңартты ул.
«Шәфкать туташын робот алмаштыра алмый»
Надирә ханым медицинадагы эше шәхес буларак формалашуында йогынты ясаган, дип саный. Ул катлаулы хәлләрдән чыгарга, бирешмәскә, вакытны бушка уздырмаска өйрәнгән.
Хәзер табибларга, 80нче елларга караганда, эшләве күпкә җиңел, дигән фикердә. Ул вакыттан бирле тармакта үзгәрешләр күп булды. Медицина кораллары, җайланмалары күп тапкыр кулланышлы булганын искә алды Надирә Габдрахманова. Аларны кайнатканнар, перчаткаларны үз куллары белән стерильләштергәннәр. Спирт өч литрлы банкаларда сакланган, сыек сабын булмаган да.
«Техник прогресс хезмәтебезне җиңеләйтте. Шулай да шәфкать туташын робот алмаштыра алмас иде. Шәфкать туташы бер минут эчендә 4-5 авыруны карап чыга, табиб белән киңәшә, санитаркаларга кереп чыга. Табиб белән пациентның хис бәйләнеше дә мөһим. Робот хискә сәләтле түгел», - ди Надирә ханым.
Ул күп кенә пациентларның, хәтта хастаханәдән чыккач та, аның белән элемтәдә булуын, киңәш сорап шалтыратканнарын, бәйрәмнәр белән котлап, хәл белешүләрен әйтте.
«Әлбәттә, пенсия турында да уйлыйм. Туйганнан түгел, яшьләр эшләсен дим. Аларга юл бирергә кирәк. Эш башлаучы шәфкать туташларына талантлы остаз очравын телим. Яшь кешегә дөрес күнекмәне тәҗрибәле, акыллы җитәкче генә бирә ала. Бар эшне дә азагына җиткерү, пөхтә, төгәл булу мөһим. Шәфкать туташы ул - табибның төп ярдәмчесе. Намуслы булып, үз эшен белеп эшли торган булырга тиеш», – ди Надирә Габдрахманова.
12нче майда Халыкара шәфкать туташлары көне билгеләп үтелде. Надирә Габдрахманованы һөнәри бәйрәме белән тәбриклибез, эшендә уңышлар теләп калабыз. Надирә ханым кебек үз эшенә җаваплы караган табиблар күбрәк булсын иде!
«Татар-информ»нан Роман Баданов язмасыннан тәрҗемә