Рөстәм Миңнеханов Александр Жаров белән хезмәттәшлекне үстерү буенча фикер алыштылар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром-Медиа Холдинг» АҖ генераль директоры Александр Жаров белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда Татарстан һәм медиахолдинг арасында хезмәттәшлекне үстерү, аерым алганда, халыкара мәйданда Республика проектларына ярдәм итү турында фикер алыштылар. Бу көннәрдә холдинг «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2025» XVI халыкара икътисадый форумында тәкъдим ителә.
«Газпром-Медиа Холдинг» - Россиянең иң эре медиахолдингы. Барлык медиасфераларны да үз эченә ала: мәгълүмати тапшырулар, күңел ачу телевидениесе, кино, контент җитештерү һәм тарату, цифрлы сервислар, радио, матбугат һәм онлайн-басмалар, инфлюенс-маркетинг һәм реклама сату. Штаб-фатиры Санкт-Петербургта урнашкан.