Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге Ренат Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерергә тели
Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә эстрада җырчысы, РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимовны искә алдылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Тулы вәкаләтле вәкиллегенең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Сөмбел Таишева хәбәр итте.
«Тулы вәкаләтле вәкиллектә бөек татар җырчысын ел саен искә алалар. Туган һәм үлгән көнендә каберенә баралар. Ул татар музыкасын да, рус музыкасын да популярлаштыруга зур өлеш кертте. Артистның сәнгате ярдәмендә татар музыкасы турында Мәскәүдә генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Берлегенең бөтен илләрендә дә белделәр. Тормышының соңгы елларында Ренат Ибраһимов җырчы буларак кына түгел, режиссер буларак та танылды», - диде Таишева.
Бүген Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерергә мөмкинлек бирәчәк проект булдыру идеясе яңгырады, дип өстәде ул. Бу инициативаны Тулы вәкаләтле вәкиллектә хуплаганнар.
«Бездә, мәсәлән, Илһам Шакиров бар, без аны шулай ук хөрмәтлибез. Хәзерге вакытта бездә Илһам Шакиров исемендәге конкурслар да, концерт залы да бар. Шулай ук бу проект (Ринат Ибраһимов истәлеген мәңгеләштерү проекты – Т-и. иск.) турында да уйлыйбыз», - диде Таишева.
Фото: Мәскәү Татар мәдәни үзәге