ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Лавров Ислам хезмәттәшлеге илләренең Яшь дипломатлар форумында катнашучыларны сәламләде

0

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре Яшь дипломатларының IX форумы башланды. Сөйләшүләрнең төп темасы – Җиңү дипломатиясе. Катнашучыларга видеоэлемтә буенча Россиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров мөрәҗәгать итте.

«Форумының көн тәртибе шактый тыгыз. Сезне дәүләтләребез арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре, мәдәни, спорт һәм технологик алмаш потенциалларын җәлеп итү мөмкинлекләре турында фикер алышу көтә. БМОның үзәк координацияләү роленә, аның уставындагы принципларны үтәүгә аерым игътибар бирерсез дип уйлыйм. Форум яңадан дустанә формаль булмаган мохиттә узар, алга таба горизонталь дипломатия потенциалын ачуга һәм дәүләтләребезнең тышкы сәяси хезмәтләре арасында үзара аңлашу атмосферасын саклауга хезмәт итәр дип ышанам», – дигән Лавров.

Форумда биш сессия булачак: «Күпполяр дөнья: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы төзелү еллыгы», «Эксперт мәйданчыгы буларак хакимнәр клубы: стратегик анализдан башлап, практик хезмәттәшлеккә», «Яңа технологияләр һәм медиалар роле: ясалма фәһем дипломат һөнәрен алыштырырмы», «Мәдәни-гуманитар һәм халык дипломатиясенең 100 еллыгы: БРИКС һәм ОИСның иң яхшы практикалары, цивилизацияара диалогның алга таба үсеш перспективалары» һәм «Россия чит ил кешеләре күзлегеннән: мәгариф мөмкинлекләре һәм горизонталь дипломатиянең өлеше».

Моннан тыш, программада форум катнашучыларының Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы, яшь дипломатларның «Беренчеләр хәрәкәте» Дипломатиянең мәктәп клублары» флагман проектында катнашучылар белән очрашуы, ислам илләренең яшь пешекчеләренең халыкара турниры һәм Яшь дипломатлар, «Рубин» футбол клубы йолдызлары һәм ТР хакимияте вәкилләре катнашында дусларча футбол матчы.