Альбина Насыйрова «Акыллы уеннар» чемпионаты турында: Татар теленә кызыксыну уятабыз
Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Татарстан Республикасының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында «Акыллы уеннар» программасы буенча икенче республикакүләм Чемпионат узды.
- «Акыллы уеннар» проекты Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Уеннар «Бала-Сити» балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән автор программасы. Бүгенге көндә 10 уеннан торган программа Татарстан Республикасының 100гә якын балалар бакчасында укытыла.
Проектның идея авторы, «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова «Акыллы уеннар»ның төп максаты татар теленә кызыксыну уяту булуын билгеләп үтте.
«Фестивальнең төп максаты – татар теленә кызыксыну уяту. Әлеге уеннарны без татар телендәге проектлар төрле булсын дигән хыял белән башлап җибәрдек. Аның актуальлеге бүген ачык күренә, катнашучылар саны арта бара. «Акыллы уеннар» чемпионат гына түгел, ә белем бирү программасы. Ел дәвамында Татарстанның 150 балалар бакчасы «Акыллы уеннар»ны уйнап татар телен өйрәнә, үзләренең фикер йөртү, акыл сәләтләрен үстерәләр. Бүгенге замана балаларына зур бер проблема – телефон һәм компьютерлар, барлык балаларның кулларына телефон һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кул белән эшләттерү мөһим. Аларны кызыксындыру, гомумән телефоннан тыш уйнату кирәк», – диде Альбина Насыйрова.
Чемпионатның тантаналы ачылышы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева, «Бала-Сити» халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре генераль директоры Альбина Насыйрова катнашында узды.
Фото: Булат Җиһаншин, "Ачык уеннар" проекты матбугат хезмәте
«Әлеге фестивальне оештыручылар командасына, проектны уйлап табучыларга рәхмәт белдерәм. Мин бик сөенәм, безнең киләчәкне үз кулларына алырдай балалар, яңа буын үсеп килә. Без озак еллар саташып кыйблабызны Көнбатыштан эзләп интектек, ә үзебезнең кыйблабызны эзләргә соңгы еллардагы вакыйгалар мәҗбүр итә. Әлеге проектта уйлый, фикерли белә торган, илен, әти-әнисен, ватанын ярата торган, туган җирен, үзенең милләтенең кадерен белгән һәм киләчәген күргән яңа буын катнаша. Илеңне, туган җиреңне, телеңне һәм милләтеңне яратмасаң, җиңеп яшәп булмый», – диде Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, «Акыллы уеннар»да кулланылган өстәл уеннары республика балалар бакчаларының күбесендә булырга тиеш.
«Әти-әниләргә рәхмәт, хәтта без көткәнен күбрәк күләмдә кызыксынучылар булды. Әлеге уеннар 100 комплектта гына эшләнелгән иде, минемчә, ул тагын да күбрәк кайтарылган булса, кызыксынучылар тагын да күбрәк булыр иде. Андый күп мөрәҗәгатьләрне исебезгә алып, Рәисебезгә мөрәҗәгать итәргә исәбебез бар, балалар бакчасының күбесендә әлеге уеннар булырга тиеш. Киләчәктә аларны тагын да кызыграк, милли уеннар белән тулыландырып булыр. Оештыручыларга тагын яңа максатлар куябыз», – дип искәртте Марат Әхмәтов.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Альбина Насыйрова сүзләренчә, быел проектта катнашучылар һәм килгән гаризалар саны арткан.
«Әлеге өстәл уеннары бик файдалы һәм кирәкле. Кайбер әти-әниләр әлеге программаның асылын әле аңлап та бетермиләрдер, ләкин моның нәтиҗәсен күрәчәкләр, чөнки балалар яратып шөгыльләнәләр, яратып өйрәнәләр һәм бу безнең өчен иң мөһим фактор. Елдан-ел катнашучылар саны арта, димәк фестиваль кирәкле, өметле. Бу – уникаль проект, мондый проектлар башка юк. 10 төрле уен, алар барысы да татар телендә эшләнгән. Балалар әлеге уеннарны уйнап телне үстерәләр һәм шул ук вакытта фикер йөртү, вак моториканы үзләштерәләр. Балалар ел дәвамында бакчаларда 10 төрле уен уйныйлар һәм монда ярышалар», – дип искәртте ул.
Фото: Булат Җиһаншин, «Ачык уеннар» проекты матбугат хезмәте
- «Акыллы Уеннар» – Татарстан Республикасында эшләнгән алдынгы EdTech продукт, уникаль белем бирү программасы (балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен), өстәл уеннары җыелмасы һәм цифрлы кушымта. Проектның төп максаты булып балаларда татар теленә мәхәббәт уяту, туган телдә сөйләшү күнекмәләрен саклап калу һәм арттыру, мәдәниятебезне үстерү, уңышлы укыту системасын булдыру, балаларда шәхес формалашу өчен ныклы нигез салу тора. «Акыллы Уеннар» программасы – 10 уеннан (һәркайсы 10 экземпляр) торган старт наборына: индивидуаль, парлы, командалы һәм стратегик уеннар керә.