ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда халыкара белгечләр Урта Азия ислам мирасы турында сөйләшәчәк

0

Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы вәкилләре Урта Азия һәм Россиянең ислам мирасы турында фикер алышачак. Бу хакта журналистларга Үзәк Азия тикшеренүләр халыкара институты (Үзбәкстан) директоры Эврен Рутбил сөйләде.

«Бүген Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән Урта Азиядә һәм Россиядә мөселман мирасын саклау турында сөйләшү мөмкинлеге бар. Әлеге платформа безгә яңа элемтәләр һәм алга таба хезмәттәшлекне җайларга ярдәм итәр дип өметләнәм», – диде ул.

«Мөселман тарихи-архитектура мирасы: саклау, өйрәнү, идарә итү һәм туризм» сессиясе эше «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисад форумы кысаларында оештырылды. Бүген анда катнашучылар ике килешү имзалаячак.

«Ефәк юлы»ның яңа коридоры өчен эшлибез. Каспий тармагында биш ил, шул исәптән Россия Федерациясе катнаша. Бу шулай ук фәнни эш. Бу коридор да Бөтендөнья ЮНЕСКО исемлегендә булыр дип өметләнәбез», – дип өстәде Эврен Рутбил.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисад форумы Казанда 13 – 18 майда уза. KazanForum 2009 елдан башлап Татарстанда ел маен уздырыла. 2023 елдан әлеге чара федераль статус алды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркемен җитәкли.