ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Вадим Дулат-Алиев: Республикада музыка мәктәпләрендә югары дәрәҗәдә белем бирелә

0

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә «Кече шәһәрләргә зур музыка» проектының йомгаклау чарасы узды. Матбугат конференциясендә сәнгать белеме докторы, профессор, Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алиев, иҗади эшчәнлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтә буенча проректор Елена Хәкимова, Лаеш, Буа балалар сәнгать мәктәпләре һәм Яшел Үзән балалар музыка мәктәбе директорлары, шулай ук Чистай шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе укытучысы чыгыш ясады.

Вадим Дулат-Алиев әйтүенчә, төп нәтиҗә – республикада музыка мәктәпләре һәм һөнәри белем бирүнең югары дәрәҗәдә булуын раслау. «Кече шәһәрләрдәге балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучыларының Казан консерваториясе вәкилләре белән бергә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залындагы чыгышлары моңа дәлил булып тора. Бу проект безнең илдә дистә еллар элек урнашкан иң яхшы музыкаль белем бирү системасының берсе», – дип саный консерватория ректоры.

  • Казан дәүләт консерваториясе, Мәдәни инициативалар Фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантын файдаланып, «сәнгать күпере» мәдәният өлкәсендәге проектларны үстерүгә ярдәм фонды белән берлектә, «Кече шәһәрләргә зур музыка» проектының партнеры булды.

«Ел ярым дәвамында, проектның өч этабы кысаларында, консерватория укытучылары һәм студентлары Татарстанның биш шәһәренә – Буа, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш һәм Чистайга 31 тапкыр барып кайтты. Сәнгать һәм балалар музыка мәктәпләре базасында 124 мастер-класс һәм 30 концерт булды. Һәр этап Казанда гала-концерт белән тәмамланды. Проект дәверендә мастер-классларда 866 яшь музыкант катнашты, ә проект кысаларындагы концертларга алты меңнән артык тыңлаучы җыелды», – дип хәбәр итә консерваториянең матбугат хезмәте.

  • Проект Россиядә мәдәни мохит булдыруга юнәлдерелгән. Аның бурычы – кече шәһәрләрдә музыка өлкәсендәге активлыкны башлап җибәрү, тыңлаучыларның классик музыкага кызыксынуын арттыру һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә, укытуда ярдәм итү.