ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда 147 яңа контейнер мәйданчыгы барлыкка киләчәк

0

Быел Казанда 147 яңа чүп мәйданчыгы барлыкка киләчәк: 127се күпфатирлы йортларда, 20се торак массивларда. Яңа чүп контейнеры мәйданчыкларын төзү һәм карап тоту өчен шәһәр бюджетыннан 50 млн сум акча бүлеп бирелгән. Чүп мәйданчыклары санын арттыру чүп өемнәре проблемасын өлешчә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген шәһәр Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.

«Чүп-чар проблемасын хәл итү өчен барлык мөмкинлекләрне, хәтта иң көтелмәгәннәрен дә файдаланырга кирәк. Билгеләп үтәм, бу мәсьәләдә әлегә җитәрлек закон базасы юк. Шуңа да карамастан, без системалы эш башладык. Юлны тәвәккәл кеше табар, диләр. Бу безнең шәһәр, һәм бездән башка беркем дә бу проблеманы хәл итмәячәк», — диде Казан мэры Илсур Метшин.

Биш ел эчендә Казанда күпфатирлы йортлар һәм шәхси массивлар территорияләрендә 289 шундый мәйданчык төзелде. Быел бюджеттан «Безнең ишегалды» программасы кысаларында тагын 127 чүп контейнеры мәйданчыгы һәм шәһәр бистәләрендә 20 мәйданчык төзелешенә акча бүлеп бирелгән.

Искәндәр Гыйниятуллин төзелеш калдыклары проблемасын билгеләп үтте. Бу мәсьәлә буенча норматив база бүген федераль дәрәҗәдә юк. Ул арада бу калдыклар савытларны, чүп ташу машиналарын сафтан чыгарырга һәм контейнерларга барырга комачауларга мөмкин.

«Калдыкларның шактый өлеше фатирларны ремонтлаганда түгел, ә зур проектларны гамәлгә ашырганда барлыкка килә. Бүген бездә дә, республикада да әлеге калдыкларны исәпкә алуны оештыру һәм эшкәртүгә җибәрү вәкаләтләре юк, шуңа да карамастан, без килештек, һәм торакны капиталь ремонтлау, муниципаль бюджет килешүләре буенча подрядчылар икенче ел капиталь ремонт калдыкларын җыюга һәм эшкәртүгә килешүләр төзиләр», – диде Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.

Ул шулай ук хәбәр иткәнчә, 2023 елда Казанда Мамадыш трактында төзелеш чүп-чарларын кабул итә һәм эшкәртә торган мәйданчык файдалануга тапшырылган. Бу капиталь төзелеш һәм ремонт калдыкларын җыю һәм эшкәртү кертем проекты ярдәмендә мөмкин булды, аңа Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте, хәзер Татарстан Республикасы башкаласында мондый мәйданчыкларның санын арттыру планлаштырыла: төзелеш чүп-чарын җыю һәм кабул итү өчен дүрт участок бүлеп бирелгән инде. Хәзер участоклар Адоратский һәм Мир урамнарында әзерләнә.