Свердловскида милли көрәш буенча XVI төбәкара ачык турнир булды
Свердловск өлкәсенең Әчет шәһәр тибындагы бистәсендә милли көрәш буенча XVI төбәкара ачык турнир узды. Турнир Советлар Союзы Герое Хаҗипов Нәҗип Хаҗип улы истәлегенә багышланды һәм 2008-2011 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында спортчыларны җыйды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Турнирда Россиянең өч төбәгеннән: Башкортстан Республикасыннан, Свердловск өлкәсеннән һәм Пермь краеннан спортчылар катнашты. Катнашучылар милли көрәшнең көчен һәм техникасын, көрәш келәмендә үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Тантаналы ачылышта Әчет шәһәр округы башлыгы Д.Верзаков, Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены депутаты А.Абзалов һәм Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Р.Йосыпов катнашты.
Йосыпов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм Урта Уралда «Көрәш» милли спорт көрәшен үстерүгә өлеш кертүчеләргә һәм әлеге турнирны оештырырга ярдәм итүчеләргә Татарстан Республикасының Урал төбәге буенча Даими вәкиллегенең Мактау грамоталарын тапшырды.
«Әлеге чара төбәкнең спорт тормышында милли спорт төрләрен үстерүгә һәм Ватан Геройлары истәлеген саклауга ярдәм итә торган мөһим вакыйгага әверелде», – диелгән хәбәрдә.