Җиңү көненә котлауларны Казан автобусларыннан 160 мең пассажир күргән
Казанда «ПАТП №2» МУП оештырган «Бөек Җиңүнең 80 еллыгына. Геройларга рәхмәт!» акциясе тәмамланды. Өч көн дәвамында – 7, 8 һәм 9 майда экраннарда 100 шәһәр автобусында 160 меңнән артык пассажир ветераннарга һәм заман геройларына багышланган котлауларны күрде. Бу хакта «ПАТП №2» МУП Телеграм-каналда хәбәр итә.
Шәһәр халкы җибәргән котлау хәбәрләре 3100 тапкырдан артык трансляцияләнде. Казан халкы Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга карата җылы сүзләр белән уртаклашты, шулай ук сугыш еллары белән бәйле гаилә тарихларын сөйләде.
Инициатива Җиңүнең 80 еллыгын масштаблы бәйрәм итүнең бер өлеше булды һәм пассажирларга геройларның батырлыклары, буыннан-буынга тапшырыла торган хәтер һәм рәхмәт турында искә төшерде.
Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел - Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Күптән түгел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, Россиянең хәзерге көнендә аларның һәркайсының өлеше зур.