Башкортстанда «Урал батыр» эпосы көне билгеләп үтеләчәк
Башкортстанда «Урал батыр» башкорт халык эпосы көне барлыкка киләчәк. Бу көн Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән гамәлгә куела. Бу көн ел саен июнь аенда билгеләп үтеләчәк. Радий Хәбиров бу хакта башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының II Бөтенроссия съездында игълан итте. Бу хакта «Башинформ» яза.
«Үсеп килүче буынны тәрбияләү халкыбызның бай мәдәни мирасына нигезләнергә тиеш. Безнең «Урал батыр» халык эпосын - дөнья әдәбиятының уникаль борынгы әсәрен аерым билгеләп үтәм. Башкорт әдәбиятының бу җанлы истәлеген киләчәктә дә саклау, үстерү өчен ел саен июнь аенда «Урал батыр» эпосы көнен үткәрергә тәкъдим итәм. Сүз уңаеннан, күптән түгел бөтен дөнья чартларына кергән «Һомай» композициясе республика бренды буларак әһәмиятен күрсәтте. Ay Yola-телгә һәм мәдәнияткә, рухи кыйммәтләргә мәхәббәт үрнәге. Ринат Рамазановка, Адель һәм Руслан Шәйхетдиновларга мәдәниятебезне актив үстерүләре өчен рәхмәт», — диде Радий Хәбиров.
«Урал батыр» эпосы - башкорт әдәбиятының иң борынгы мирасы, ул 4576 шигъри һәм 19 проза юлларыннан тора. Эпос меңнәрчә еллар дәвамында барлыкка килә. Текст буыннан-буынга телдән-телгә тапшырылган.
Эпос беренче тапкыр 1910 елда Мөхәммәтша Бурангулов тарафыннан ике сәсән-курайчыдан: Идрис авылыннан Габит Аргынбаевтан һәм Оренбург губернасы Иткүл волосте Кече Иткүл авылыннан Хәмит Әлмөхәммәтовтан язып алына. Төп нөсхәсе (кулъязма язмасы) сакланмаган. Россия Фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәгенең фәнни архивында машинкада латин шрифтында басылган 180 битле оригинал сакланып калган. Аңа кулдан берничә төзәтмә кертелгән, ул Мөхәммәтша Бурангуловныкы булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.