ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фердинанд Сәлахов Таһир Якуповның кабере янында: Халык аны тудырды, юкка да чыгарды

0

Исән булса, аңа бүген 79 яшь тулган булыр иде. Таһир Якуповка битараф булмаучылар, аның белән Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләгән хезмәттәшләре «Татар-информ»га хатирәләр белән уртаклашты.

Заманында бөтен татарларны мөкиббән иткән, татарлар яшәгән һәр авылның клуб ишекләреннән, тын урамнар, болын-кырларга моң тараткан бөек җырчы турында бүген матур сүзләр әйтелде. Казан урамнарының берсенә аның исемен бирү теләкләре дә кабат «ялтырап» үтте. Рухы шат булсын.

Алмаз Миргаязов: «Бүген Таһир Якупов иҗатын белгәннәр өчен зиярәт кылу урыны бар»

Продюсер Җәүдәт Гыйльманов белән берлектә икенче ел рәттән әлеге чараны оештыручы, Таһир Якупов исемендәге җыр фестивале Башкарма комитеты җитәкчесе, «Татмедиа» иҗат берләшмәсе һәм «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әйтүенчә, Таһир Якуповның кабере 2012 елга кадәр ташландык хәлдә булган.

Ике яклап мул гына чардуганнар белән кысып куелган тар таш һәм мәрмәр кабер тактасын Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин куйдырткан. «Аллаһка шөкер! Бүген маэстроның рухына дога кылырга килүчеләрнең таяну ноктасы – кеше карарлык кабере бар. Килүчеләр генә сирәк... Әмма онытылуга хөкем ителгән шәхеснең исемен кире кайтару эше ниһаять кузгалды. Гаделлек югалмасын, без башлаган эш тукталмасын иде!» – дип теләде ул.

Фердинанд Сәлахов: «Өч яшьлек бала кебек, самими иде...»

Артист белән бер филармониядә эшләгән Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов Таһир Якуповның чиста күңелле, самими булуын искәртте. «Өч яшьлек бала сыман, артыннан гел карап, күзәтеп йөрергә кирәк иде», - дип, кыскача сөйләп, искә алды:

«Халык аны тудырды, халык аны юкка да чыгарды» – дип тә өстәде. Сүзләрен дәлилләп, артистларның ул елларда шәһәрдән-шәһәргә, авылдан авылга йөреп, кунакханәләр булмаганлыктан, шәхси йортларга кереп кунуын, йорт саен «сыйлап» кунак итеш гадәтен искәртте. Тора-бара, шул «сыйлану» гадәте Таһирны чыга алмаслык чоңгылга илтеп салуына да ишарә ясады.

Соңгы елларын хәерчелектә, дансызлыкта үткәрергә мәҗбүр артист 1999нчы елда Казанның Тинчурин урамындагы фатирында вафат була. Казанның Яңа Татар бистәсе малаен, Камал театры директоры Шамил Закиров игелеге белән, үз бистәсенең зиратына җирләү насыйп була. Үлгәненнән соң җырчының фатиры тиз арада сатуга куела, фатирында булган бар мөлкәте урамга чыгарып атыла. Кием шкафы, сәхнә костюмнары, савыт-саба, кием-салым кебек кайбер шәхси әйберләре, Казан музейларында урын таба алмый, Теләче музеена китә һәм бүген дә шунда саклана.

Илдар Мараков: «Теләченең яңа бер урамы Таһир Якупов исемен йөртә»

Дөньяда Таһир Якупов исемен йөрткән бердәнбер торак пункт – Теләче. Теләче районы башлыгы киңәшчесе Илдар Мараков райондашларының Таһир Якупов якташлары булулары белән горурлануын, җырчы исемен мәңгеләштерү буенча даими эш алып барылуын әйтте.

Таһир Якуповның әтисе Теләче районы Карачтау авылыннан. Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин да җырчы мирасын саклап калуга ел саен зур көч кертә. Таһир Якупов исемендәге җыр фестиваленең йомгаклау концертлары да Теләче районында уза.

Искә алу чарасының ахырында Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев Коръән укып, дога кылды.

Туган көнендә бөек җырчы каберен зиярәт итәргә килүчеләр киләсе елларга да маэстроның кара мәрмәр ташын чәчәкләргә күмеп, аның турында истәлекләрне барлап, дога кылыр өчен, кабат очрашырга сүз куешып, таралыштылар.