ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хөкүмәт инвалидларны эшле итүдә ярдәм чараларын анализлаячак

0

Россия Президенты Владимир Путин мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыруның мөһимлеген ассызыклады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Эшлекле Россия» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашуда чыгыш ясап, дәүләт башлыгы бу мәсьәләнең инвалид гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итүдә төп мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, эшкә урнашу мөмкинлеген арттыру өчен нинди өстәмә чаралар күрергә мөмкин булуын анализларга кирәк.

Путин ассызыклаганча, эш булу кешенең тормышын радикаль рәвештә үзгәртә һәм аның социаль интеграциясенә ярдәм итә.