Фәнис Мөсәгыйтов: Фидан Гафаров уйнаган спектакльне өзмичә без дәвам иткән кебек булсын
Тинчурин театры сезонның алтынчы премьерасын – «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасын чыгара. Халисә Мөдәррисова пьеса буенча куелган бу спектакль Гафури исемендәге Башкорт дәүләт театрында Фидан Гафаров катнашуында уйналып килде.
«Безнең бу спектаклебез Фидан Гафаровка зур хөрмәт күрсәтүебез булсын! Фидан абый, мәрхүм, китеп барды. Ул уйнаган спектакльне өзмичә без дәвам иткән кебек булсын», - диде театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов премьерага багышланган матбугат конференциясендә.
Озак еллар әлеге әсәр төп рольдә легендар артист Фидан Гафаров башкаруында Гафури театрында барса да, Тинчурин театры өчен әлеге әсәр таныш булмаган. «Минем дә караганым юк иде, артистларыбыз да күрмәгән. Фидан абый алдында баш иябез – ул бөек артист. Ул аны үзенчә уйнагандыр. Бездә ул рольдә Зөфәр Харисов, ул үзенчә уйнар», – диде ул.
Фәнис Мөсәгыйтов әлеге спектакльне Гафури театры башкаруында караган тамашачыны да яңадан карарга чакырды. Аның өр-яңа җырлар язылган яңа куелыш булачагын ассызыклады.
«Әсәре бер булгач чагыштырулар булыр инде. Әмма без ул темадан киттек. Фидан абый үзенчә уйный. Җырлары да икенче, көйләре дә икенче. Күп спектакльләр шулай кат-кат куела бит инде. Иң мөһиме – тамашачыга матур итеп җиткерик», – диде төп геройның популяр артист чагын башкарган театрның җырчы, актеры Илнур Байназаров.
«Бәхет хакы» әсәрен театрга режиссер Рамил Фазлыев тәкъдим иткән. Әлеге пьесаны укып чыккач, театр директоры күңелендә: «Бу бит сериал» дигән фикер туган. «Анда кешенең бөтен бер гомере сурәтләнгән - әсәр эченә шулкадәр күп вакыйгалар сыйган. Ул бик тирән һәм театр халкына бик якын әсәр. Бик моңлы-җырлы, гаилә белән карый торган әсәр», – диде ул.
«Бу спектакльне карамый калсагыз, йокыгызны йоклый алмыйсыз. Монда аяныч хәлләр дә күп – кечкенә кульяулык кына җитмәс, күзегезне сөртергә зур шәлъяулык алып килегез», – диде директор.
Пьесаның авторы – Халисә Мөдәррисова. Театр директоры сөйләп үткәнчә, башта ул хикәя, аннары повесть жанрында язылган. Аннары Гафури исемендәге Башкорт драма театрыннан пьеса итеп язарга сораганнар.
«Минем театрда 36нчы сезоным. Бу спектакль юбилеема бүләк булды. Мин бу спектакльдә үзен иренә багышлап яшәгән ханымны уйныйм. Бу минем гомерем буе уйлап йөргән ролем, ниһаять, насыйп булды», – диде театр актрисасы, Татарстанның халык артисты Резеда Төхфәтуллина.
Спектакльнең премьерасы 22-23 майда көтелә.