ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Политолог Россия һәм Ислам дөньясы мөнәсәбәтләрен үстерүдә Миңнехановның ролен билгеләде

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытудагы ролен артыгы белән югары бәяләү авыр. Мондый фикерне политолог Юрий Светов белдерде.

«Бездә Ислам дөньясы белән шәхси элемтәне тәэмин итүче ике республика лидеры бар, бу – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыров. Хәзер Россиядә Малайзия премьер-министрының (Әнвәр бин Ибраһим – Т-и. иск.) сәфәре башлана, ә Малайзия – икътисади үсештә зур уңышлар күрсәтүче иң зур һәм абруйлы мөселман илләренең берсе. Ул (Малайзия премьер-министры – Т-и. иск.) Мәскәүдән соң һичшиксез Казанга барачагын ассызыклый. Аның Миңнеханов белән очрашырга ниятләве Малайзиянең Россия төбәкләренең зур әһәмияткә һәм мөмкинлекләргә ия булуын аңлавын күрсәтә», – диде сәясәт белгече «Татар-информ»га.

Светов сүзләренчә, Миңнеханов кебек кешеләр тышкы дөньяга Россиянең Ислам динен тотучы республикалары ил өчен, аның үсеше өчен бик мөһим булуны исбатлый. Мондый төбәкләр конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләр үзара хөрмәт принципларына нигезләнеп урнаша алуны күрсәтә, дип ассызыклады мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

Сәясәт белгече билгеләп үткәнчә, Россиянең күп кенә төбәкләренә Татарстанның төбәкне үстерү тәҗрибәсенә игътибар итәргә кирәк.

«Мин узган елның җәендә Казанда булдым һәм шәһәр яхшыга үзгәрүне, анда яшәү никадәр уңайлы булуны күреп шаккаттым. Гомумән, ниндидер әйберләрне хәтта безгә Петербургта файдаланырга кирәк», - дип йомгаклады агентлык әңгәмәдәше.