Казан аэропортында перрон автобусыннан төтен чыккан
Бүген Казан аэропортында перрон автобусыннан төтен чыккан. Һәлакәт нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәде, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га аэропортның матбугат хезмәтендә.
«13 майда «Казан» аэропортында автобустан төтен чыкты. Зыян күрүчеләр юк», - дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә. Анда шулай ук ялкын һәм янгын булмавын билгеләп үттеләр.
Хәзерге вакытта белгечләр булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.