ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда 1 июньнән кайбер категорияләрнең пенсияләре арта

0

Июньдә кайбер татарстанлыларның пенсияләре артачак. Түләүләр артуга кемнәр исәп тота ала – «Татар-информ» материалында.

80 яшьтәге гражданнар һәм I төркем инвалидлар

Майда 80 яше тулган пенсионерлар июнь аеннан иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен (8907,7 сум) икеләтә күләмдә ала башларга исәп тота ала. Димәк, әлеге категория гражданнар өчен бу сумма 17 815 сумга кадәр арттырыла.

Шклай ук расланган I төркем инвалидлыгы булган татарстанлылар да шундый ук өстәмә түләү алачак.

Өстәмә түләү бары тик бер сәбәп нигезендә генә билгеләнә ала. Әгәр кеше, мәсәлән, яше буенча арттырылган түләү ала икән, пенсионер инвалидлык төркеме алган очракта пенсиянең фиксацияләнгән өлеше кабат арттырылмаячак.

Картлык буенча иминият пенсиясе ике өлештән тора: фиксацияләнгән өлеш һәм иминият өлеше. Беренчесе бөтен кеше өчен дә бертөрле, ә икенче өлеш исә хезмәт стажын һәм хезмәт хакын, шулай ук хезмәткәр өчен эш бирүче түләп барган иминият кертемнәре суммасын исәпкә алып индивидуаль рәвештә исәпләнә.

Эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын караучы пенсионерлар

18 яше тулмаган эшкә сәләтсез гаилә әгъзаларын тәрбияләүче пенсионерлар шулай ук өстәмә түләү алачак. Тәрбияләнүче бала көндезге бүлектә укучы студент булган очракта, түләүләр аңа 23 яшь тулганчы дәвам итәчәк.

Бер тәрбияләнүче бала өчен пенсионер түләүнең фиксацияләнгән өлешенең 33 процентына исәп тота ала. Ике бала тәрбияләгән очракта бу сумма ике тапкырга арта. Әгәр пенсионерлар өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләсә, өстәмә түләү пенсиянең фиксацияләнгән өлешенең 100 процент өлешеннән артыграк була.