ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан хәрбие Илдар Хәйретдинов дәүләт бүләгенә лаек булган

0

Татарстанның Актаныш районы Күҗәкә авылында туып-үскән Илдар Хәйретдинов дәүләт бүләгенә – Жуков медаленә лаек булган. Әлеге бүләк аңа махсус операция барышында күрсәткән батырлыгы һәм хәрби бурычына тугрылыгы өчен бирелгән.

Авыллардан чыккан башка меңләгән хәрбиләр кебек үк, Илдар да, Россиянең көче – җаваплылык, намус һәм Ватанга тугрылык рухында тәрбияләнгән кешеләрдә булуын күрсәтте,- дип белдерделәр район администрациясендә.

Район җитәкчелеге хәрбинең әти-әнисенә аерым рәхмәт җиткерде. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, Рәскать абый һәм Рәмилә апа улларында чын ир-ат сыйфатлары, хезмәткә, олыларга һәм Туган илгә хөрмәт тәрбияләгән.

Бөек полководец Георгий Константинович Жуков хөрмәтенә булдырылган Жуков медале дәүләтнең оборона сәләтен ныгытуга керткән шәхси өлеш һәм батырлык күрсәткән өчен тапшырыла.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә, мобилизацияләнүчеләр һәм контрактникларны да кертеп, 38 169 кеше китүе турында сөйләгән иде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесе бу исемгә үлгәннән соң лаек булды. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

Язма Ләйсән Газизова ярдәме белән әзерләнде.