Әлмәттә легендар «Катюша» командиры Барый Йосыповның бюсты пәйда булды
Әлмәт картиналар галереясе хәзер полковник Барый Абдулла улы Йосыповның бронза бюсты саклана торган урынга әверелде. Ул БМ-13 реактив артиллериясенең «Катюша» буларак бөтен дөньяга танылган сугышчан машиналарының беренче командирларыннан берсе була. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Сугышның беренче, иң авыр елындагы каты бәрелешләр вакытында Әлмәт авылында туган гвардия полковнигы Барый Абдулла улы Йосыповның исеме бөтен Мәскәү янында яңгырап торды. Барый Йосыпов командалык иткән «Катюша» дивизионын телгә алганда гына да фашистларның котлары оча торган булган. Аның батырлыгы һәм кыюлыгы җырларда һәм шигырьләрдә урын алган.
Танылган скульптор Вера Мухина каһарманның сынын ясаган. Хәзерге вакытта әлеге скульптура Мәскәүдә Третьяков галереясендә саклана. Хәзер Әлмәт картиналар галереясында да Барый Йосыповның скульптурасы бар.
Барый Йосыпов 1903 елның 10 декабрендә Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт авылында крестьян гаиләсендә туган. Революцияләр, хакимият алмашынуы, гражданнар сугышы булачак герой тормышына үз төзәтмәләрен кертә. 1941 елның апрелендә Барый Йосыповны Баш командование резервының гаубик артиллерия полкы командиры итеп билгелиләр.
Йосыпов хәрбиләр «Катюша» дип атаган БМ-13 хәрби машинасын беренче булып сынап карый. 20 сентябрьдә ул гвардия миномет часте оператив төркеме штабы җитәкчесе итеп билгеләнә. 1942 елның гыйнварында Йосыпов җитәкчелегендәге биш дивизионнан торган оператив төркемнең Старая Русса янында немец танклары белән бәрелешү барышында Барый Йосыпов авыр яралана.
25 мартта Йосыпов Ленин ордены белән бүләкләнә. 1946 елда Йосыпов икенче Ленин ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң Барый Йосыпов Мәскәүдә төпләнә, 1981 елда Барый Абдулла улы Йосыпов Мәскәүдә вафат була.