Зәйдә туган як тарихын өйрәнү музее ачылуга 40 ел тулды
Быел илебез тарихында иң мөһим дата - Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музее тарихы әлеге истәлекле датаны бәйрәм итү белән турыдан-туры бәйле: 1985 елның 8 маенда Зәйдә музей ачу тантанасы була, ул яшьләрне патриотик тәрбияләү үзәгенә әверелә. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы уңаеннан 1985 елның 8 маенда Иске Зәйдә элекке волость Советы бинасында туган як тарихын өйрәнү музее ачыла.
Музейның беренче директоры Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Максимович Алтынник була.
Музей ачылуга багышланган митингта Зәй районының сугыштан соңгы беренче хәрби комиссары, Зәй рәссамы һәм скульпторы, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Ватан өчен һәлак булган Зәй уллары һәм кызлары» һәйкәле авторы Михаил Голов сәламләү сүзе белән чыгыш ясый. Шунысын да әйтик, ул шәһәр музеен булдыру инициаторлары арасында була.
Ачылу көнендә Зәй музеена бүләк ителгән беренче экспонатлар граммофон һәм Лев Толстой портреты була. 2025 елның 1 гыйнварына музей фондында 14408 саклау берәмлеге исәпләнә, шул исәптән 11916 төп фонд, 2492 фәнни-ярдәмче фонд әйберләре.