ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Май
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов «Зенит – Казан» командасын 25 еллыгы белән котлады

0

Бүген Казан Кремлендә «Зенит – Казан» ир-атлар волейбол командасын 25 еллыгы белән котладылар. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе администрациясе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтенроссия волейбол федерациясе президенты Станислав Шевченко, команда уенчылары һәм тренерлар штабы катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов «Зенит – Казан» коллективын 25 еллыгы һәм рекордлы, 13нче тапкыр Россия чемпионнары титулын яулау белән котлады. «Чагыштырмача яшь булса да, команда Россия һәм халыкара аренада мөмкин булган барлык трофейларны яулап, зур спорт нәтиҗәләренә иреште», – диде ул.

Фото: © t.me/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, башлангыч этапларда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән 2003 елда клуб Россия чемпионаты Суперлигасына чыкты, ә дүрт елдан соң беренче тапкыр ил чемпионы булды. «Шуннан бирле «Зенит – Казан» әйләнешен киметми, җиңүләр һәм трофейлар саны бермә-бер артып бара», – диде ул.

Фото: © t.me/rustamminnikhanov

Миңнеханов 2012 елда Лондонда узган Олимпиадада Россиянең ир-атлар җыелма волейбол командасы җиңүенә «Зенит – Казан» командасының ул вакыттагы биш уенчысы бәһасез өлеш кертүен, ә команда белән легендар тренер Владимир Романович Алекно җитәкчелек итүен әйтте. 8 майда прокатка чыккан «Финал» фильмы шушы вакыйгаларга багышланган.